Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакцинацияләү нәрсә ул?

Халыкның сәламәтлеген саклау максатында гриппка каршы иммунлаштыру башланды. Ул профилактик прививкалар планы нигезендә алып барыла. Балалар һәм өлкәннәргә вакцинация үткәрү өчен район поликлиникасына препарат җитәрлек күләмдә кайтарылды. Вакцинацияләү бушлай үткәрелә.

Грипп белән авырганнан соң ялкынсыну очрагы зур булган затларга вакцинация үтү аеруча мөһим. Әлеге категориягә 60 яшьтән югары, кискен респиратор авырулар белән еш чирләүче, йөрәк-кан тамырлары, нерв, бөер авырулары, шикәр авыруы булган, хроник анемияле кешеләр, шулай ук уку яисә һәнәри эшчәнлекләре буенча грипп белән авырырга мөмкин булган кешеләр, медицина, социаль хезмәт, идарә өлкәсе, мәгариф, җәмәгать туклануы, транспорт, сәүдә, полиция хезмәткәрләре, хәрбиләр керә.

Вакцина 0,5 мл күләмендә җилкәгә ясала. Авырттырмый. Үз сәламәтлеген кайгыртучыларның барысын да беренчеләрдән булып вакцинация үткән район үзәк хастаханәсе табиблары үрнәгенә кушылырга чакырабыз.

Сезне район поликлиникасында, фельдшер-акушерлык пунктларында, табиб амбулаториясендә көтеп калабыз. Безнең эш сәгатьләре: дүшәмбе - җомга 8.00 - 15.00; төшке ял - 12.00 - 13.00; шимбә - 8.00 - 12.00.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев