Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вахитов ишегалдында яңа йортлар салыначак

Мөслимеләр күреп өлгергәндер, бу көннәрдә Вахитов урамының күпфатирлы йортлар ишегалдында тагын бер төзелеш объектына нигез салынды. Район башкарма комитеты хәбәр итүенчә, биредә күпфатирлы ике йорт салыначак.

Йортның берсе Дәүләт торак фонды заказы белән "социаль ипотека" программасы буенча төзеләчәк. Ул 18 фатирлы булачак, ди төзүчеләр. Икенче йорт - инвестицион, ягъни сату өчен салынучы йорт. Димәк, Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы сафка бастырган әлеге йорт фатирлары сатуга куелачак. Бүгенге көндә фундамент өчен нигез ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама