Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы министрлыгында иң яхшы 100 авыл хуҗалыгы хезмәткәрен билгеләделәр

25 декабрьдә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Татарстан Республикасы агропромышленность комплексының иң яхшы хезмәткәре-2019” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уздырылды.

Авыл хуҗалыгы тармагының югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы хезмәткәрләре 100 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнделәр. 
Конкурс җиңүчеләрен республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сәламләде. 
- Авыл хуҗалыгы – иң кирәкле тармак. Әлеге тармак эшчәнлеге нәтиҗәсендә һәркайсыбызның табынында икмәк һәм тормыш өчен кирәкле булган барлык мөһим азык-төлек бар. Бу тармакта төп капитал – кешеләр. Бит күп нәрсә кеше факторына, авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларның әзерлек дәрәҗәсенә бәйле. Бүген аңа авыл хуҗалыгы производствосының нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм үз предприятиеләренең үсешен тәэмин итәргә сәләтле квалификацияле кадрлар бик кирәк, - диде ул. 
Конкурс җиңүчеләрен хөрмәтләүдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ленар Гарипов һәм Ришат Хәбипов, шулай ук республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов та катнаштылар. Ул конкурс җиңүчеләренә – иң яхшы ветеринария табибларына гади булмаган, ләкин кирәкле һөнәр сайлаулары өчен рәхмәт белдерде, Татарстанда аграр һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрүче масштаблы конкурс оештыруның мөһимлеген билгеләп үтте. 
Конкурс 10 номинациядә үткәрелде: “Иң яхшы агроном”, “Иң яхшы экономист”, “Иң яхшы бухгалтер”, “Иң яхшы инженер”, “Иң яхшы зоотехник”, “Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы терлекчесе”, “ТР муниципаль районының иң яхшы селекция-токым хезмәте начальнигы”, “Иң яхшы ветеринария табибы”, “Иң яхшы кадрлар бүлеге хезмәткәре”, “Агропромышленность комплексының хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгече”. 
Безнең районнан конкурс җиңүчесе булып  Иң яхшы экономист” номинациясендә –район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Шамсетдинова Эльза Алсур кызы танылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X