Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

6 февраль көнне Тойгелде һәм Михайловка авыл җирлекләрендә сессияләр узды

Тойгелде авыл җирлегендә унбишләп эшмәкәр исәпләнә. Җирлек башлыгының төп ярдәмчеләре алар. Халыкны борчыган күп мәсьәләр эшкуарлар ярдәме белән хәл ителә.

Үзара салым акчасы исә башка җирлекләрдәге кебек юлларны төзекләндерү, зират коймасын тоту, кар агачларны кисү, чүплекләрне эттерү өчен тотыла. Тик шунысы аяныч: авылларда атна саен чүп җыю оештырылуга карамастан көнкүреш калдыкларын иске чүплеккә түгүчеләр дә бар, ди авыл җирлеге башлыгы.

Халыкны борчыган мәсьәләләргә килгәндә, кемдер юл билгеләре куярга, кемдер җирлектәге подстанцияне күчерергә тәкъдим итә. Тойгелде авылы мәдәният йортын төзекләндерү мәсьәләсен күтәрүчеләр дә бар.

Михайловка авыл җирлегендә суүткәргечләргә ремонт үткәрелгән, урамнарны яктырту мәсьәләсе дә хәл ителеп килә. Бүген төп бурыч - җирлекне төзекләндерү, ди авыл җирлеге башлыгы.

Халыкны күтәргән төп проблема исә "Мөслим" агрофирмасының эшчәнлеге белән бәйле. Элеккеге совхозның бөтер җирләре агрофирма милкендә, ә ул ни пай җирләре өчен түләми, ни хезмәт хакы бирми. Ситуация ничек кенә авыр булса да проблема хәл ителер, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


6 февраль көнне Тойгелде һәм Михайловка авыл җирлекләрендә сессияләр узды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев