Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган елны районда янгын саны 5 тапкырга күбрәк булган?!

Көннәрнең эссе, һаваның бөркү торуы янгын куркынычын тудыра. Ел башыннан җирлегебездә 3 янгын очрагы теркәлде. Үткән ел бу вакытка әлеге сан 15 иде! Соңгы янгын 7 нче июнь көнне Иске Карамалы авылында булды.

Авария хәлендәге ике катлы йорт сүтелгәч, аңа терәлеп үк диярлек салынган сарайларда саксызлык белән ут чыгып, иске корылмалар янып бетте. Район янгын хезмәте начальнигы урынбасары Рушан Фәрхетдинов халыктан җәй айларында аеруча сак булуларын сорый: "Гражданнар ихаталарда чүп яндырмасыннар, шәхси йортлары белән торучылар мунча ягып җибәргәч, аны даими карап торсыннар иде. Яшьләр табигатьне ярата. Тик шулай да урманнарда учак тергезү, сүнми калган тәмәке төпчеге зур зыянның башы булып тора".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев