Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган елны Республика балалар бакчаларына өч яшькә кадәр 3 меңнән артык бала йөри башлады

2022 елга 3 яшькә кадәр булган барлык балаларны урыннар белән тәэмин итү планлаштырыла.

«Демография» илкүләм проекты ярдәме белән 2019 елны ясле төркемнәргә 3000 артык сабый йөри башлады. 2022 елга 3 яшькә кадәр булган барлык балаларны урыннар белән тәэмин итү планлаштырыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Казанда 33-нче номерлы «Хыял» балалар бакчасында булганда әйтте.

«Хыял» балалар бакчасы 2019 елда ачылды. Монда музыка һәм физкультура заллары, методик кабинет, психологик бушану кабинеты бар. Биредә балалар  рус, инглиз һәм татар телләрен өйрәнә.

«Без 2022 елга 1,5-3 яшькә кадәр булган барлык балаларны да балалар бакчаларында ясле төркемнәрдә урыннар белән тәэмин итәргә тиеш», — диде Илсур Һадиуллин. Ул билгеләп үткәнчә, «Демография» илкүләм проекты нәтиҗәсе ул - яхшы шартлар булдыру.

 «Демография» милли проекты кысаларында 2018 елдан башлап Татарстан Республикасында 6 мең бала өчен 30 яңа балалар бакчасы төзелде, аларның 3 меңнән артыгы ясле төркемгә керә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама