Мөслим-информ

Узган ел Татарстанда 1671 бетләү очрагы теркәлгән

Бүген балаларда, яшүсмерләрдә һәм хәтта зурларда бетләү очрагы еш очрый. Кешедә паразит булып кием, баш һәм касык бетләре яши ала. Баш һәм касык бетләре, күкәйләрен (серкәләрен) салып, чәчләргә ябыштырып куялар, ә кием бете күкәен (серкәсен) - кер җепселләренә һәм киемгә сала. Барлык бетләр дә кан белән туклана. Бет тешләгән җир...

Иң куркынычы булып кеше бете санала. Тимгелле тиф яки кайтма тиф таратучысы саналган бетләр, кан суырып, 4-7 көннән авыруны сәламәт кешегә күчерергә мөмкин. Касык бетләре, кием һәм баш бете, шулай ук кычыту барлыкка китереп, кешегә борчу тудыра. Каты итеп тараган вакытта тиредә төрле үлекле авыру барлыкка килә. Әгәр дә кешенең чәчендә, аның керендә, киемендә бет (күкәйләр, серкәләр) очраса, дезинсекция үткәрелә.

Башта (1 дән 10 га кадәр бет күренсә), аның күкәйләрен һәм бөҗәкләрен бетерергә кирәк. Моны, еш тешле тарак ярдәмендә чәчтән кырып бетереп була. Чәчне клеенкага яки кәгазьгә кырырга, ә аннары чәч һәм бөҗәкләр белән бергә яндырырга. Серкәне тараганчы башны 4-5% лы аш серкәсе, су эремәсе, 5-10% лы җылы серкә кислотасы эремәсе белән чайкарга кирәк. Аннары серкәләрне еш тешле тарак белән тарап төшерергә.

Кешедә кием бетләре күп күренгән очракта һәм тиешле препаратлар булмаганда, керне 2% лы кальций содасы эремәсендә 15 минут кайнатырга, ә кайнатырга яраман керне, үтүк ярдәмендә ике ягын да үтүкләргә, бигрәк тә җөй, бөрмә, пута җирләренә игътибар итәргә кирәк.

10 нан һәм аннан да күбрәк күренгән бетләргә каршы инсекция кулланыла.

Инсектицидлар белән эшкәртү 5 яшькә кадәрге балаларга, көмәнле һәм бала имезүче хатыннарга, башы һәм тәнендәге чәчле урыннары зарарланган, аллергия булган кешеләргә тыела!

ПЕДИКУЛЕЗГА КАРШЫ ПРОФИЛАКТИКА:

- тәнне һәм башны вакытында юарга;

- урын җирләрен, эчке киемнәрне атна саен яки пычранган очракта алыштырга;

- өс киемнәрен һәм урын җирләрен еш юып, кайнар үтүк белән үтүкләргә;

- чит кешенең киемен, тарагын, урын җирләреннән баш тартырга;

- башның чисталыгын, балаларда һәм яшүсмерләрдә киемнәрнең чиста булуын һаман күзәтеп торырга;

- биналарны еш җыештырып торырга, җиһазларны чиста тотарга.

Республика буенча санитар-эпидимиологик хәлне анализлаганнан соң, бет белән зарарланучылар кимүгә таба барса да, кайбер районнарда паразит бөҗәк эләктерүчеләрнең артуы күзәтелә.

Узган ел Татарстанда 1671 бетләү очрагы теркәлгән, бу сан алдагы ел белән чагыштырганда 8,3 % ка артык, дигән сүз. 2015 елның алты аенда республикада 949 кешедә бет табылган. Узган елның бу чоры белән чагыштырганда бетләүчеләр 29,3% ка арткан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: