Реклама
Ел саен дөньяда юл-транспорт һәлакәте аркасында 260 меңнән артык бала үлә, 10 миллионнан артыгы тән җәрәхәтләре ала. 2016 нчы елда республикада балалар катнашында 316 юл-транспорт һәлакәте булып, бу аварияләрдә 3 бала үлгән, 320 се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәһәтләре алган. Балалар травматизмы - көчәеп бара торган проблемаларның берсе. Моңа иң беренче...
Ел саен дөньяда юл-транспорт һәлакәте аркасында 260 меңнән артык бала үлә, 10 миллионнан артыгы тән җәрәхәтләре ала. 2016 нчы елда республикада балалар катнашында 316 юл-транспорт һәлакәте булып, бу аварияләрдә 3 бала үлгән, 320 се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәһәтләре алган. Балалар травматизмы - көчәеп бара торган проблемаларның берсе. Моңа иң беренче чиратта рульдәгеләр үзләре үк гаепле. Узган елда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләрендә ике бала имгәнде. Аларның берсе җәяүле булса, икенчесе - машинада махсус креслодан башка йөртелгән сабый. "Балалар травматизмының үсеше сабыйларның инвалид калуына да сәбәпче булып тора. Әти-әниләр балаларны креслода йөртүне, куркынычсызлык каешын эләктереп йөрүне беркайчан да онытмасыннар иде", - ди районның ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз