Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган атнада гына ДАИ хезмәткәрләре правасыз скутер һәм мотоцикл белән идарә иткән өч райондашыбызны тоткарлады. Аларга 15 мең сумга кадәр штраф каралган

Соңгы 15 көндә җирлегебездә исерек килеш руль белән идарә иткән 15 шофер тоткарланган. Аларның машиналары штраф стоянкаларга куелган, үзләренә исә административ беркетмәләр төзелгән. Суд карары нигезендә исерек шоферларны 1,5-2 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү каралган, моңа өстәп алар 30 мең сум штраф та түләячәк. Ел башыннан җирлегебездә 4 янгын...

Соңгы 15 көндә җирлегебездә исерек килеш руль белән идарә иткән 15 шофер тоткарланган. Аларның машиналары штраф стоянкаларга куелган, үзләренә исә административ беркетмәләр төзелгән. Суд карары нигезендә исерек шоферларны 1,5-2 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү каралган, моңа өстәп алар 30 мең сум штраф та түләячәк.

Ел башыннан җирлегебездә 4 янгын очрагы теркәлде. Соңгысы 9 апрель көнне Мөслимдәге Пушкин урамында, 84 нче йортта булды. Өч катлы йорттагы өч бүлмәле фатир мал-мөлкәте белән санаулы минутларда янып көлгә әйләнде. Электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыккан янгынны белгечләр "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсе", дип бәяләде. Фатирда сауна да ясалып, бүлмәләрнең күп өлеше пластик белән эшләнгән булган. Синтетикага ут капса, тиз генә сүндерәм димә. Хөкүмәт йортларында мунча ясарга мөмкинлек тә, рөхсәт тә юк. Фатир хуҗасына 2 мең сумнан алып, 4 мең сумга кадәр штраф каралган.

Күпләребезнең йортларында һәм фатирларында электр чыбыклары искергән, ялганган яисә өйрәнчекләр ярдәме белән генә эшләнгән. Көтелмәгән күңелсезлекләргә юлыкмас өчен янгын куркынычсызлы кагыйдәләрен төгәл үтик.

Көннәр җылыта башлау белән яшь-җилкәнчек урамда мотоцикл-скутерда чаба. Әлеге төр транспорт чаралары белән16 яшь тулганнан соң һәм права һәм тиешле документлар булгач кына идарә итәргә яраганын күпләр һаман аңлап җиткерми. Узган атнада гына ДАИ хезмәткәрләре правасыз скутер һәм мотоцикл белән идарә иткән өч райондашыбызны тоткарлады. Аларга 15 мең сумга кадәр штраф каралган. Транспортка документ булмаганда, тоткарланган мотоцикл һәм скутер хуҗасына кире кайтарылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев