Мөслим-информ

Уңышлы ел булды

Бу көннәрдә һәр тармакта, узган елга йомгак ясап, киләчәккә планнар билгеләнә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев белән әңгәмәдә дә сүз нигездә шулар хакында барды. 

– Ренат Әзһәрович, узган елны авыл хуҗалыгы өчен уңышлы ел дип буламы? 
– Авыл хуҗалыгы – тышкы факторларга, ягъни һава торышына нык бәйле тармак. Уҗымнар яхшы кышласын өчен кар катламының калын булуы кирәк. Язның соңармавы, җәйнең җылы килүе, яңгырларның вакытында явуы да – үсемлекчелек тармагы өчен мөһим алшартлар. Урып-җыю чорында яңгырлар интектермәсә, игенче өчен моннан да зур сөенеч юктыр. Ләкин һава торышына алдан заказ биреп булмый. Узган җәй салкын һәм яңгырлы көннәре белән сынады. Яңгырлар уракны шактый тоткарлады. Шуңа да карамастан, игенчелекне яхшы нәтиҗәләр белән төгәлләдек. Монда тармакка кертелгән инвестицияләр һәм заманча технологияләр дә үз ролен уйнады. 
Район буенча рекордлы уңыш – 137 мең тонна ашлык җыеп алынды. Тулай җыем 2018 елгыдан 13 мең тоннага күбрәк булды. Авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында гектар биреме буенча 10шар центнердан артык үсеш бирүчеләр булды. Соңгы елларда аграр секторның матди-техник коралланышы ныгу да тармакта эшләрнең көйле баруына ярдәм итә. Узган ел югары егәрлекле 25 яңа комбайн, 6 “Лилиани” бункер-төягече кайтты. Бөртекле ашлык комбайннарының 20се – “Август-Мөслим” агрофирмасыныкы. “Исламов”, “Әюпов”, “Чайка” фермер хуҗалыклары берәр комбайн сатып алды. 
– Уҗым культуралары чәчкән хуҗалыкларның отышта булуын дәлилләп торасы юктыр. Чәчүлек орлыкның сыйфаты да уңышка нигез булып тора. Бу яктан караганда эшләр ничегрәк? 
– Көзге культуралар мәйданнарын арттыру зарурлыгын һәркем аңлый. Узган ел район буенча 13 мең 686 гектар уҗым культурасы чәчелде. Бу күрсәткеч 2018 елгыдан 4 мең гектарга күбрәк. “Август-Мөслим” агрофирмасы көзге культуралар мәйданын 5 мең 500 гектарга җиткерде, “Намус” һәм “Туган як” агрофирмаларында 2 мең 500, 2 мең гектарда көзге чәчү үткәрелде. Уҗымнар кышка җитәрлек күләмдә шикәр туплап керде. 
Югары уңыш алуда сыйфатлы чәчүлек орлыгы туплау да мөһим роль уйный, билгеле. Югары һәм түбән репродукцияле чәчүлек орлыктан алынган уңыш аермасы һәр гектарга уртача 10шар центнер тәшкил итә. Хуҗалыклар 1100 тонна югары репродукцияле орлык сатып алды, шуның 402 тоннасы – “Август-Мөслим” агрофирмасына, 250 тоннасы “Исламов” хуҗалыгына туры килә. “Авзалов”, “Әюпов” фермер хуҗалыклары, “Туган як” агрофирмасы да сыйфатлы орлык юнәтүне беренче планга куя. 
Уңышка тәэсир итүче факторларны санаганда җирләрне тиешенчә ашлау турында да онытмаска кирәк. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чәчүлекләргә тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 70 кг минераль ашлама кертү таләбен җиткергән иде. Район буенча бу күрсәткеч уртача 72 кг тәшкил итте. “Август-Мөслим” агрофирмасы һәр гектарга – 121 кг, “Туган як” агрофирмасы 73 кг исәбеннән кыр сые кертте. 
– Ренат Әзһәрович, терлекчелек тармагында ел нинди күрсәткечләр белән төгәлләнде? 
– Район буенча узган ел 8,1 мең тоннага якын тулай сөт житештерелде. Һәр сыердан уртача 4507 кг сөт савып алынды. 2018 ел белән чагыштырганда үсеш 6 процент тәшкил итте. Үрчем алуга килгәндә, 2700 бозау алынды. Ел дәвамында 4826 тонна ит җитештерелде. Аның 1012 тоннасы – мөгезле эре терлек, 3814 тоннасы кош ите. Аны җитештерү күләме елдан-ел арта бара. Кош ите җитештерүдә республика буенча җиденче урында барабыз. Йомырка җитештерү буенча да алдынгы урыннарда. Узган ел барлыгы 35 млн 721 мең данә йомырка җитештерелде. 2018 ел белән чагыштырганда үсеш 13 процент тәшкил итте. Районыбызның кошчы фермерлары республика һәм күрше республика халкын кош ите, йомырка тавыклары һәм бройлер чебиләр белән тулысынча тәэмин итә. 
– Белүебезчә, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә хөкүмәт ярдәме дә күрсәтелә. 
– Терлекчелек һәм игенчелек тармакларының икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру максатында республика хөкүмәте узган ел районга федераль бюджеттан өстәмә финанслау юлы белән 14,5 млн сум күләмендә ярдәм күрсәтте. Планлаштырылган чәчү мәйданнарына һәм минераль ашламалар алуга киткән чыгымнарның бер өлеше капланды. Ашлама өчен субсидия, һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, 30 кг кыр сые туплаган хуҗалыкларга гына бирелде. Шул рәвешле өстәмә ашлама алу өчен узган ел гына да хуҗалыклар 26 млн сум субсидия алды. Моннан тыш игенчелек тармагына федераль бюджеттан 15,6 млн сум күләмендә бәйсез ярдәм күрсәтелде. 
Терлекчелек тармагына реализацияләнгән сөт өчен гыйнвар, февраль айларына 1,3 млн сум субсидия кайткан иде. Башкача әйткәндә, һәр литр сөткә хөкүмәттән өстәмә 7 сум акча бирелгән, дигән сүз. Моннан тыш грантлар системасы да эшли. “Крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча узган ел өч эшмәкәр грант отты, “Яшь фермерларга ярдәм итү” программасы буенча конкурста өч крестьян-фермер хужалыгы җиңде. “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү” программасында “Фаиза” кооперативы, зур суммада грант отып, сыр ясау цехы төзи башлады. 
Республика ярдәме белән сөт юнәлешендәге 8 мини-ферма төзелде. Шәхси хуҗалыкларның кош-корт бәбкәләре сатып алуга киткән чыгымнарының бер өлешен каплау өчен – 1,5 млн сум, савым сыерлар, кәҗәләр асраучы 1349 шәхси ярдәмче хуҗалыкка 11 млн сумнан артык субсидия кайтты. Гомумән, ел дәвамында шәхси хуҗалыкларга 13 млн сум тирәсе дәүләт ярдәме күрсәтелде. 
Әңгәмәдәш – Әлфинур Ногманова. 
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: