Мөслим-информ

Уңышлы булу серләре

Берничә ел инде мәктәпләрдә тормыш дәресләре, әхлак дәресләре алып барыла. Ул дәресләргә төрле һөнәр ияләре, авылның иң үрнәк гаиләләре, әфган һәм чечен сугышын кичкән ил батырлары, җитәкче урыннарда эшләүчеләр кунак итеп чакырыла.

Күптән түгел генә “Уңышлы кеше кем?” дигән темага үткәрелгән тормыш дәресенә район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗановны чакырдык. Авылыбызның 2нче санлы округы депутаты – мәктәбебездә еш кунак. Ул иң элек балаларның хәлен белеште, педагогик ситуацияләр дә тудырды. Педагогик белемгә ия булганы, укытучылар гаиләсендә күркәм тәрбия алганы холык-фигылендә генә түгел, сөйләмендә, әдәпле-әхлаклы булуында, үз-үзен тотышында ук сиземләнә. Азат Әхмәтҗанов укучылар алдында бик матур чыгыш ясады. Уңышка ирешкән кеше дигәндә, без кемне күз алдына китерәбез соң? Күбебез акчалы, чит ил машинасында йөрүче, кыйммәтле киемнәр киюче, яхшы йортларда яшәүче, ерак чит илләрдә ял итүче, дәрәҗәле пост биләүче кешеләрне күрсәтербез. Чынлыкта уңышлымы соң бу кешеләр? Бәлки, ул машинасын алыр өчен бик зур күләмдә кредит алгандыр, яхшы йорты ипотекада утырадыр. Дәрәҗәле эшкә дә ниндидер дуслык, туган-тумачалык аркасында урнашкандыр. Белгечләр статистик мәгълүматлар буенча “Кем соң ул уңышлы кеше?” дигән сорауга, гадәттә, түбәндәге җаваплар алынуын әйтә: – үз алдына максатлар куеп, аларны тормышка ашыру өстендә эшләүче; – үз-үзенә, белеменә, сәләтенә, башкарган гамәлләренең дөреслегенә ышанучы; – ирешкәннәрендә генә туктап калмыйча, һәрвакыт үзалдына яңа максатлар куеп, аларны тормышка ашыручы; – лидерлык сыйфатларына ия булып, үз артыннан башкаларны ияртә алучы; – уңышлы кешенең җәмгыятьтә үз урыны бар, ул иҗтимагый танылган, шәхес буларак аны хөрмәт итәләр. Азат Мөҗәһитович аралашу барышында безнең күңелдә туган уйфикерләрне раслады. 1 класс баласы да аңларлык итеп үзенең тормыш юлын сөйләп үтте. Без зур җитәкче дип уйлаган бу ир-егет кирәк чакта кулына балтасын да, чүкечен дә ала, гаиләсе белән бергәләп ихатадагы һәр эшне дә башкара икән. Өч кызга үрнәк әти булу өчен күп көч куярга кирәк, кызлар да бит киләчәктә әтиләре кебек егетне сайлаячак. “Яшьлегегезгә кире кайту мөмкинлеге булса, кайсы юлны сайлар идегез? Бүгенге тормышыгыздан канәгатьме?” дигән сорауларга ул һаман да уку кирәклегенә басым ясады. Чит телләрне өйрәнү, берничә тел белү мөһимлеген ассызыклады. Балалар да кызыксынган сорауларына җавап алдылар. Баксаң, уңышлы кеше булу һәркемнең үзеннән тора икән. Иң мөһиме – кеше үзалдына максат куярга тиеш, ә аңа ирешү җиңел түгел. “Агымга каршы бары тик тырыш, сәламәт балыклар гына йөзә, сез дә тормышта күп каршылыкларны җиңеп яшәгез!” – дип мөрәҗәгать итте ул балаларга. Тырышлык, эшкә намуслы караш, тиешлене генә түгел, һәр кушылганны җиренә җиткереп үтәү – һәр җитәкченең кул астында эшләүче хезмәткәрләрендә күрергә теләгән һәм бәяләнә торган сыйфатлар. Шундый сыйфатларга ия булган кадрлар хезмәтендә мактала, үсешкә ирешә, зур хөрмәткә лаек була. Гомер юлында иң кирәклесе шулдыр, дип уйлыйм мин. Бер карасаң, хөрмәт бит ул таләп итә торган нәрсә түгел. Хөрмәтне кеше үзенең яшәү рәвеше, аралашкан даирәсе, кылган гамәлләре, сөйләгән сүзләре, ул сүзләрнең кылган гамәлләргә тәңгәл килүе, балаларына биргән тәрбиясе, төзегән дөньясы, сайлаган һөнәренә тугрылыгы, эшен җиренә җиткереп башкаруы, иренә яки хатынына тугрылыгы, туганнарга, бернинди файда алып булмый торган кешеләргә карата мөнәсәбәте аша яулап ала. Минемчә, картлыгыңда олы хөрмәткә лаек булып яшәү өчен, яшьтән үк моңа нигез салынырга тиеш. Азат Әхмәтҗанов турында мин шундый фикердә калдым. Резидә ШАМСОВА, Әмәкәй мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Фото – мәктәп архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: