Мөслим-информ

Уңыш шулай яулана

Агрофирма терлек азыгы әзерләү кампаниясен башлап җибәрде. Кышлату чорына костер үләненнән – 1500 тонна печән, азык катнашмасыннан һәм люцернадан 8 мең тонна сенаж әзерләргә планлаштырыла. “Туган як”та, гомумән, һәр сезонда ел ярымлык яки ике еллык азык запасы туплыйлар. 

“Туган як” агрофирмасы язгы кыр эшләренә быел да беренчеләрдән чыкты. 10 апрельдә уҗым тукландыруга керешеп, аны ун көндә төгәлләп тә куйдылар. Чәчү агрегатлары 24 апрельдә басуда иде инде. Бу агрочараны, җирдәге дым запасын әрәм-шәрәм итмичә, унбиш көндә башкарып чыктылар. Чәчү бетәр алдыннан ук игеннәрне тамырдан тукландыру башланды. Әнә шулай, бер генә агрочараны да чиратка куймыйча, агротехник срокларда башкарыла биредә кыр эшләре. 
Агрофирманың максаты – инвесторы – “Чаллы икмәге” акционерлык җәмгыятен югары җилемсәле яхшы сыйфатлы икмәк белән тәэмин итү. Җәмгыятьнең арышка булган ихтыяҗын тулысынча алар каплый. Ел саен 8 мең тонна арыш, 20 мең тонна бодайны “Чаллы икмәге” элеваторына озаталар. 
– Агрофирма 2003 елдан бирле инвесторыбыз – “Чаллы икмәге” АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысовның кайгыртуын тоеп яши. Ел саен авыл хуҗалыгына зур инвестицияләр кертелә. Минераль ашлама, чәчүлек орлык, үсемлекләрне саклау препаратлары сатып алу белән бергә, чәчү, урып-җыю кампанияләрендә эшче кадрлар белән дә тәэмин итә, рәхмәт аңа, – ди агрофирманың генераль директоры Рәдиф Габидинов. 
Ашлама сатып алу елдан-ел арта бара. Узган ел ул тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга 58әр килограмм кертелгән булса, быел көзге культуралар астына – 90, сабан культураларына 80 килограмм кыр сые туры килгән. 
Бүген агрофирма басуларында чүп үләннәренә каршы көрәштә ике агрегат эшли. Гербицид белән бергә үсеш стимуляторлары да кулланалар. Сабан бодае өстәмә рәвештә яфрактан азотлы ашлама белән тукландырыла. 
– Безнең максат – югары сыйфатлы ашлык җитештерү белән бергә аның үзкыйммәтен дә киметү. Үсемлекләрне саклау максатында кулланылучы кыйммәтле фунгицидлардан баш тарттык. Алардан күпкә очсыз булган биологик препаратлар куллануның да файдасы зур. Орлыкларны инкрустацияләгәндә штаммнар куллану үсемлекләрнең тамыр стстемасын ныгыта, авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, башаклары тулырак була. Басуларга кабат-кабат керелми. Димәк, чыгымнар да күпкә кими, игеннәр дә тапталмый. Быел 5 мең гектарда биопрепаратлар белән эшкәртелгән орлыклар чәчтек. Үсеш стимуляторлары, микроашламалар куллану да ашлыкның үзкыйммәтен киметүгә уңай йогынты ясый, – ди агрофирманың баш агрономы Иршат Әхмәтов. 
Агрофирма эшчәннәре быел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 30 центнердан да ким булмаган уңыш алуны максат итеп эшли. Терлек азыгы культураларыннан уртача 240 центнер яшел масса алырга ниятлиләр. Язгы кыр эшләре чорында басуларда җиде чәчү агрегаты хәрәкәт иткән. ДМС-9, Ситан-9000, ЕДХ-9, “Флексикойл”, “Агратор” чәчү комплексларын иярләүче Сирин Хуҗин, Әбүләес Морзаханов, Радик Галләмов, Вәли Хәбибуллин, Илнар Сөләйманов, Мирза-мөхәммәт Нургалиев, Рафаэль Фәттахов аеруча югары күрсәткечләргә ирешкән. Җир эшкәртүдә – Евгений Үтәгәнов, ашлама һәм чәчүлек орлык төяүдә Рәшит Фәстахов, Зиннәтулла Хөснуллинның тырышлык күрсәтүен билгеләп үтте агрофирма җитәкчелеге. Ә менә Роберт Сәлахов ел уңышы астына ашлама кертүдә иң югары күрсәткечкә ирешкән. “Амазоне” сиптергече белән 4 мең гектарга якын мәйданда эш башкарган. Хезмәт төбе – хөрмәт, диләр. Ел уңышы өчен көрәштә алны-ялны белми эшләгән игенчеләр арасында бу көннәрдә авылларда һәм район үзәгендә узучы Сабантуй бәйрәмнәрендә хөрмәтләнүчеләр дә шактый. 

Әлфинур НОГМАНОВА. 
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: