Уңыш сере – хәстәрлектә
Чәчүне уртача 14-16 көндә төгәлләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.
Җир эшкәртеп мул уңыш алуның никадәр авыр хезмәт икәнен һәммәбез белә. Бүгенге шартларда ничек мул уңыш алырга? Нинди хәстәрлек күрергә? Шушы хакта сөйләшү өчен авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, инженерлар, агрономнар киңәшмәгә җыелды.
2022 елда районыбызның 74 мең гектар чәчүлек җирләрендә бөртекле һәм кузаклы культуралар (69%), рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере кебек техник культуралар (25%), терлек азыгы культуралары (6%) үстереләчәк. “Узган елгы уңыш табышлы культураларның чәчү мәйданнарын арттыру кирәклеген күрсәтте. Шуны күздә тотып, быел “Август- Мөслим”, “Намус”, “Туган як” агрофирмалары, “Нуретдинов”, “Авзалов” крестьян- фермер хуҗалыклары майлы культуралар үстерүгә игътибарны көчәйттеләр”, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Районда минераль ашлама куллану күләме елдан-ел арта. Биш ел элек һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә 35 килограмм ашлама кертелгән булса, 2021 елда бу күрсәткеч 84 килограммга житкән. 2022 ел уңышы өчен районда һәр гектарга 80 килограмм күләмендә минераль ашлама тупланган. Хуҗалыкларда бу эш дәвам итә.
Техника паркын яңарту бик мөһим. Туганяклылар үзйөрешле “Макдон” чапкычы, алты җир эшкәртү техникасы, “Август-Мөслим” хуҗалыгы көнбагыш суктыру өчен ун җайланма кайтарткан. Быел район өчен 400 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу күздә тотыла.
Тагылма кораллар, тракторлар язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Язгы чәчүдә 27 чәчү комплексы катнашыр, дип планлаштырыла. Чәчүне уртача 14-16 көндә төгәлләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Техниканы нәтиҗәле файдаланып, эшне ике сменада оештыру, техник куркынычсызлык таләпләрен үтәү зарур.
Авыл хуҗалыгында югары нәтиҗәләргә ирешүдә дәүләт ярдәме быел да 2021 ел дәрәҗәсеннән ким булмас дип көтелә. Бу максатларга ил күләмендә 13,2 миллиард сум ярдәм каралган. Ярдәм субсидияләү процедурасы аша тормышка ашырыла, аның катгый регламентлары бар. Быел барлык дәүләт ярдәме “Мои субсидии” сервисы аша эшләнәчәк. Ул цифрлаштыру министрлыгы белән бергә гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә әлеге сервиста районлаштырылган сортлы кузаклы культуралар, яшелчә (шул исәптән бәрәңге) җитештерү, минераль ашламалар, югары репродукцияле орлыклар сатып алу, җирне известьлау юнәлешләрендә субсидия өчен сайлап алулар игълан ителгән. Рапс һәм соя җитештерүне арттырган, 2019-2022 елларда техника һәм җиһазлар сатып алган хуҗалыклар да дәүләт ярдәменнән файдалана ала.
Моның өчен махсус программалар эшләнгән.
Гадәттән тыш хәл игълан ителү очрагына дәүләт ярдәме белән уңышны иминиятләүнең яңа программасы тәкъдим ителде. Әлеге программа бәяләрнең түбән булуы белән аерылып тора. Терлекчелеккә ярдәм итү өчен 1,9 миллиард сум каралган. Продуктлылыкны арттыруга, сөт терлекчелегенә, нәселле терлекчелеккә ярдәм итүгә, җитештерүне стимуллаштыруга шулай ук субсидияләр бар. Дәүләт ярдәменнән файдалану өчен тиешле документлар үз вакытында тапшырылырга тиеш.
Сыйфатлы орлыгың булмаса, мул уңыш алырмын, димә.
– Районда орлык җитәрлек күләмдә әзерләнде. Чәчү өчен 13152 тонна орлык бар. Бу барлык планның 130 процентын тәшкил итә, – диде Татарстан буенча “Россельхозцентр” ФДБУнең Мөслим районы бүлеге башлыгы Мизхәт Нәбиев.
Күп чыгымнар таләп итүгә карамастан, югары сыйфатлы орлык белән эшләү икътисади яктан үзен аклый. Язгы бөртекле культураларның орлык фондын яңарту максатында район хуҗалыклары 1620 тонна югары репродукцияле чәчүлек орлык сатып алган. Аның күпчелек өлеше – 1300 тонна – “Намус” агрофирмасына туры килә. “Туган як” агрофирмасы – 80 тонна, “Авзалов А.Н.” КФХ 120 тонна югары репродукцияле орлык белән тәэмин ителгән.
Бүгенге көнгә 911 тонна орлыкка фитоэкспертиза үткәрелгән һәм аларны өстәмә эшкәртү, чәчүгә әзерләү өчен киңәшләр бирелгән. Чәчү башланганчы барлык орлыклар да шундый төр тикшерү үтәргә тиеш. Киңәшмәдә 2022 елгы уңыш өчен салынган орлыкның ваграк булуы, шуңа быел үсеш стимуляторлары куллану зарурлыгы әйтелде.
Россия Федерациясенең “Орлык турында”гы законы нигезендә агымдагы елда үстерелгән барлык үсемлекчелек продукциясе Россельхознадзор лабораторияләрендә тикшерелеп, тиешле документ алынырга тиеш. Анализлар басулап яисә партияләп алыначак. Бу эш бушка эшләнәчәк.
– Көз коры килде, шуңа күрә туфрак тыгызланды. Әмма кар җитәрлек яуды. Дым катламы яхшы. Җир 87-95 процентка дым белән туенган. Культивацияләү мәҗбүри, – ди Мизхәт Нәбиев. Кышын бик салкын көннәр аз булу корткычлар күбәю, үсемлек авырулары таралу өчен уңайлы шартлар тудыра. Үсемлекләрне саклау препаратлары сайлаганда боларга әзер булу кирәклеге ассызыкланды.
1 июльдән пестицидлар һәм авыл хуҗалыгы химикатлары куллану тәртибенә дә үзгәрешләр керә. Аларны кулланучы һәрбер хужалык “Цербер” исемле базада теркәлергә тиеш. Закон катгый: 1 июльгә кадәр теркәлү үтмәгән хуҗалыклар административ штрафка тартылырга мөмкин. Бүгенге көндә заявкалар кабул итү бара һәм хуҗалыклардан бу эшне тизләтү сорала.
Техникаң төзек булмаса, чәчү вакытының көне түгел, кадерле булган сәгатьләре дә тиз узучан. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Рәшит Кирамов авыл хуҗалыгы техникасының бүгенге торышына күзәтү ясап, районда теркәлүгә куелган техника санының артуын билгеләп үтте. 2019 ел азагына 1373 берәмлек үзйөрешле машина һәм прицеп-арбалар дәүләт теркәвендә исәптә торган. 2021 елда бу күрсәткеч 1511 берәмлеккә җиткән.
Административ практика – бүлек эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше. Эксплуатациядә булган техниканың имин кулланылышын тәэмин итү максатында ел саен төрле профилактик операцияләр үткәрелә. 2021 елда шундый 15 рейд узган. Рейдлар барышында 12 тәртип бозу очрагы теркәлгән һәм беркетмәләр төзелгән. Техник карауны вакытында үткәрмәгән, хәтта дәүләт теркәве узмаган техниканы эксплуатацияләгән очраклар да бар икән. Рейдлар быел да дәвам итәчәк.
Районыбызның бай тәҗрибәсе булган игенчеләре күп. Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчеләрне киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшләргә чакырды. “Чәчүлек орлыкның сыйфаты – уңышның нигезе. Орлык эшкәртү мөмкинлеге булмаган хуҗалыкларга әзер орлык сатып алу отышлырак,” – диде ул.
Гөлназ Җәлилова.
Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев