Мөслим-информ

“Уңыш-2020” операциясе бара

Караклыкта тотылган кеше штрафка тартылачак яисә  аңа карата җинаять эше кузгатылачак.

Республикада “Уңыш-2020” оператив-кисәтү операциясе башланды. Чараның максаты – мал азыгы әзерләү һәм уңыш җыю чорында авыл хуҗалыгы продукциясен, ягулык-майлау материалларын һәм уңыш җыю техникасы запчастьләрен урлауга юл куймау. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ашлык илтүче һәрбер машинаны, йөртүченең ашлык күләме һәм аның кайсы хуҗалыкка каравы күрсәтелгән юл бите булуын тикшерә. Контроль авыл юлларында гына түгел, хуҗалыкларның үзләрендә дә алып барыла. Караклыкта тотылган кеше штрафка тартылачак яисә  аңа карата җинаять эше кузгатылачак. Районда мондый комплекслы операция ел саен үткәрелә.

Фото - Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: