Мөслим-информ

Уйлый күңелем, ут йота

Һәр халыкның үз теле, үз моңы, үз гореф-гадәтләре!

Аю үз баласына – “аппагым”, кер­пе “йомшагым” дигән шикелле, җирдәге һәр тереклек иясенең үз та­вышы, үз аралашу ысулы бар.

Казлар үзенчә каңгылдаша, тургай үзенчә сайрый, сандугачның үзенә генә хас моңы бар! Хәтта бөҗәкләрнең дә үз теле! Җәйге болында җиләк җыйганда бал кортларының бер чәчәктән икенчесенә кунып безелдәгәннәрен, божаннарның курай уйнаган тавыш­лар чыгарып быжылдаганнарын тыңлаганыгыз бардыр. Чикерткә булып чикерткә дә, аларга кушылып, үзенчә сайрый. Кыскасы, тулы бер симфония! Табигать симфониясе!

Адәм балалары да шулай. Һәр халыкның үз теле, үз моңы, үз гореф- гадәтләре!

Татар халкының, гасырлар дәвамында дисәң – аз булыр, мең ел­лар дәвамында чарланган теле бар. Тел ярдәмендә мәкальләр, әйтемнәр, та­бышмаклар, тизәйткечләр, бәетләр, да­станнар барлыкка килгән. Тел турында мәкальләр бихисап.

– Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

– Теле барның – иле бар, – дибез.

Рус туганнарыбыз да:

– Без языка и колокол нем, – дигәннәр.

Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Миннеханов:

– Туган тел ул – иң әүвәл халкың белән күңелнең иң нечкә кыллары аша бәйләнеш, – дип саный.

Патша хөкүмәте татар балаларын укытырга сукыр бер тиен бирмәсә дә, халкыбыз үз мәгариф системасын булдырган. Һәрчак аң-белемгә ом­тылган.

Ленин бабай Россияне “халыклар төрмәсе” дип атаса да, Бухаринга яз­ган хатында татар мәктәпләрендә, мәдрәсәләрендә укучы татар бала­лары русларның церковно-приход­ская школаларында укучылардан ун тапкыр күбрәк дип язган (В.И.Ленин. Әсәрләр. 5 том).

Ул чорда Казанда, Уфада, Орен­бургта гына түгел, Әстерханда, Төмәндә, Мәскәүдә, хәтта Новоси­бирскида татар мәктәпләре булган. Аларда белем алган шәкертләр рево­люция кебек илкүләм тетрәнүләр чо­рында да югалып калмаганнар. Са­дри Максуди, Мирсәет Солтангали­ев, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Ис­хакый кебек дәүләт эшлеклеләре, сәясәтчеләр, киң колачлы язучылар булып киткәннәр.

Бездән алда гомер сөргән әби- бабаларыбызга мең рәхмәт! Алар, төрлечә кимсетүләргә, җәберләүләргә, указлар чыгара-чыгара көчләп чу­кындыруларга карамастан, динебез­не, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калганнар. Аларның рухына көн саен дога кылырга кирәк.

Революциядән соң властька килгән коммунистлар да безгә якты чырай күрсәтмәде. 1923 елның бе­ренче яртысында барлык дини мәктәпләр ябылып бетте, манаралар ауды, гарәп алфавитында язылган әсәрләребез учакларда янды.

Шагыйрь Хатыйп Касыймов, җаны әрнеп:

Тарихыбызны, үткәнне

Чутладылар калдыкка.

Мыскыл арбасында бардык,

Авызга су алдык та.

Дин чәчәкләре янәсе,

Шиңдердек йолаларны.

Йолаларыннан язганнар

Игелек кылалармы?

Кыйссаларны яндырдылар,

Мәчетләрне ваттылар.

Дин тамырын чабабыз дип,

Тел тамырын чаптылар, – дип язды.

Коммунистлар партиясенең “Сли­яние и сливание в одну нацию” дигән утопик идеологиясен байрак итеп ничә мәртәбә алфавит алышынды. Көчләп яки вербовка сылтавы белән татарларны урман кисү, торф чыга­ру, шахталарда күмер чабу кебек иң авыр эшләргә төрле төбәкләргә та­раттылар. Ничек тә таркатырга, сые­кландырырга тырыштылар. Катнаш никахларга юл ачылды. Лексиконга “толерантлык” дигән сүз килеп керде.

Ә без – беркатлы ачык авызлар – алдын-артын уйламыйча, авыз сула­рын корыта-корыта:

“Бер киявем Полтавада...

Бер киявем Тбилисида”, – дип, чәйләр-“мәйләр” эчә-эчә аяк тибеп җырладык. Эшчән, булдыклы, тал чыбыктай зифа буйлы кызларыбыз­ны әтрәк-әләмгә биреп әрәм иттек. Югалттык! Чөнки, чит мохиткә ба­рып эләккәч, ул мескен баланың те­лен генә түгел, рухын да сындыра­лар. Рухы төшкән җайдакның аты чапмас, дигән Чыңгыз хан. Кызыбыз инде сабыйларының берсен генә дә та­тарча тәрбияли алмаячак.

Безгә ул “толерант” сүзен лексикон­нан чыгарып ташларга кирәк. Чөнки ул беръяклыга: татарлар тарафыннан юл куюга гына кайтып кала.

Вакытсыз арабыздан киткән талант­лы шагыйрь Эдуард Мостафин халкы­быз язмышы өчен чын йөрәктән әрнеп:

“Башларны ия-ия

Күләгә булдык инде”, – дип язган иде.

Әрнемәслекмени!? Милләтебезне, туган телебезне саклау мәсьәләсендә берөзлексез чигенәбез да чигенәбез. Инде тупикка килеп терәлдек. Бүтән чигенер урыныбыз да калмады.

Мәскәү менә ничә гасыр инде безгә яла яга. Тарихи темаларга төшерелгән фильманарда татарларны кыргый бер кавем итеп күрсәтергә тырыша. Ә без биатасы алдында тел яшергән килен кебек дәшмибез.

(Дәвамы бар).

Фәтхулла Абдуллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: