Мөслим-информ

Уңышны ничек саклап калырга?

Авыл җирендә үз хуҗалыгың белән яшәп бакча утыртмый калу мөмкин түгел. Беренчедән, ихатада күрәләтә торып чүп үләне үстереп булмый, икенчедән, ничек инде күрше-тирәң бушка яшелчә, җиләк-җимеш ашаганда, син кибеттән алырга тиеш ди? Бакчада иртә яздан башланган кайнашу кара көзгә кадәр дәвам итә. Инде җыеп алынган уңышны базларга, идән асларына урнаштырган...

Авыл җирендә үз хуҗалыгың белән яшәп бакча утыртмый калу мөмкин түгел. Беренчедән, ихатада күрәләтә торып чүп үләне үстереп булмый, икенчедән, ничек инде күрше-тирәң бушка яшелчә, җиләк-җимеш ашаганда, син кибеттән алырга тиеш ди?

Бакчада иртә яздан башланган кайнашу кара көзгә кадәр дәвам итә. Инде җыеп алынган уңышны базларга, идән асларына урнаштырган авыл кешесе җиңел сулап: "Аллага шөкер, ризыкка язсын", дип куя. Ләкин тынычланырга иртәрәктер, бәлки. Нәкъ менә көз айларында өйләргә кырлардан тычканнанар "кайта" башлый. Берсе өйгә юл тапса, калганнары тезелеп аның артыннан иярәләр. Кыш буе ашарга дип әзерләнгән бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә ише яшелчәләргә "һөҗүм" итәләр.

Агу-химикатларның хәзер нинди генә төрләре юк: бөртекле, грануллы, җилем кебеге һ.б. Бер караганда бер мәшәкате дә юк - куясың да онытасың. Әмма медальнең ике ягы булган кебек, бу агуларның йорт хайваннарына, кош-кортларга зыяны булмый калмый.

"Россельхозцентр" федераль дәүләт бюджет оешмасы фитосанитар пункт буенча әйдәүче агрономы Фәйрүзә Исхакова болай ди:

- Начар һава шартлары башлануга һәркем үзенә яшәр өчен уңайлы мохит эзли. Безнең иң якын күршеләребез, хәтта өйдәшләребез дип әйтсәк тә дөрес булыр, вак кимерүчеләргә дә яхшы шартлар кирәк. Ләкин безнең беребезнең дә алар белән бер түбә астында яшисе килми.

- -- Алардан агу-химикатлар кулланмыйча гына котылу юллары турында сөйләсәгез иде.

- -- Бу мәсъәләне чишәр өчен безгә "Бактороденцид" биологик препараты ярдәмгә килә. Ул бактерияләргә нигезләнеп ясала. Препарат пешекләнгән бөртекле ашлыктан тора. 1 грамм ашлыкта 1 млр ка кадәр бактерия булырга мөмкин. Бер-ике бөртек бодайны ашаганнан соң кимерүчеләр авырый башлыйлар. Бу авыру шунысы белән үзенчәлекле, ул бер тычканнан икенчесенә күчә.

- Йогышлы авыру булгач ул тиз тарала һәм кешеләргә дә куркыныч тудыра дигән сүз.

- -- Һич юк. Бактерияләр кешеләр һәм йорт хайваннары өчен куркыныч түгел. Үземнең шәхси тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам. Песиебез авырып хәлсезләнгән 3 күсе алып кайтып башларын ашаган иде. Гадәттә, агуланган тычкан-кумак ашаган песи үлә. Ә биологик препаратның зыяны юк.

- Кимерүчеләргә "Бактороденцид" препаратын кәгазьгә төреп кечерәк тартмачыклар итеп язын һәм көзен базларга, идән асларына, абзар-сарайларга куярга кирәк. Маллар, тавык-чеби ашаса да куркыныч түгел.

- -- "Бактороденцид" препаратын кайдан табарга мөмкин?

- -- Шәхси хуҗалык белән яшәүчеләр, оешма-предприятиләрдә эшләүчеләр, крестьян-фермер хуҗалыкларына да агуны "Россельхозцентр" оешмасыннан алу мөмкинлеге бар. Оешма Пушкин урамы, 91 йорт адресы буенча урнашкан. Хәбәрләшү өчен тел. 2-57-98.

- Кеше яши торган йортларны үз иткән кимерүчеләр арасында геморрогик бизгәк авыруы инфекциясен таратучы кыр тычканнары да булырга мөмкин, шунлыктан аларны юк итүнең хәстәрен алдан ук күрергә кирәк.

- Сүзебез авыл хуҗалыгы белән бәйле булганлыктан, тагын шуңа да тукталасым килә. Утырткан яшелчәләребез, җиләк-җимешләребез мул уңыш бирсен өчен су сибү генә аз, үз вакытында ашларга да кирәк. Ашлау өчен биоприпаратлардан файдалану уңышлы булыр. Шундыйларның берсе -- ризоплан турында киңрәк әйтеп үтәсем килә. Аның белән утыртыр алдыннан орлыкларны эшкәртсәң - орлык инфекциясеннән котылырга ярдәм итә, шытымнар бердәм булып тишеләләр һәм яхшы үсеш бирәләр. Усентеләр ускән вакытта корткычларга каршы агу-химикатлар белән эшкәрткәндә бергә кушып сипсәң, үсемлекләрнең стрессын киметә. Уңышны арттырырга сәләтле, чөнки яфрак, сабакка эләккән препарат туфрак инфекциясенә каршы эффектлы чара булып тора.Риплан белән бәрәңге, томат, кәбестә, ташкабак, борыч, кишер, чөгендер, суган, сарымсак, җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын эшкәртергә мөмкин. Вегетация чарының кайсы вакытында куллансаң да кеше, хайван, балык, кош, бал кортлары һәм гомумән, әйләнә-тирә мохит өчен зыянлы түгел. Шундый ук сыйфатка ия триходермин, псевдобактерин, ризоагрин, мизорин, бинорам биологик препаратларыннан да файдаланырга була.

- Үзебез һәм якыннарыбызның сәламәтлеге турында алдан кайгыртыйк. Үстергән уңышларыбыз мул һәм үзебезгә генә ашарга насыйп булсын.

- Әңгәмәдәш -- Наилә Сәлахова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: