Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңыш яхшы булыр кебек

Узган җомгада старт алган урып-җыю эшләре көннән-көн киңрәк мәйданнарны били. Эре агрофирмалар белән беррәттән вак крестьян-фермер хуҗалыклары да басуга чыкты. Бүген кырларда 70 кә якын комбайн эшли. Район буенча бөртекле-кузаклы культуралар 51400 гектар мәйданны били. Бүгенге көндә 2100 гектарга якын мәйданында уңыш җыеп алынган. Бөртеклеләрнең тулай җыемы 73 500 центнер...

Узган җомгада старт алган урып-җыю эшләре көннән-көн киңрәк мәйданнарны били. Эре агрофирмалар белән беррәттән вак крестьян-фермер хуҗалыклары да басуга чыкты. Бүген кырларда 70 кә якын комбайн эшли.

Район буенча бөртекле-кузаклы культуралар 51400 гектар мәйданны били. Бүгенге көндә 2100 гектарга якын мәйданында уңыш җыеп алынган. Бөртеклеләрнең тулай җыемы 73 500 центнер тәшкил итә. Гектар биреме - 35 центнер.

"Туган як" агрофирмасында барлыгы 500 гектардан күбрәк мәйданда арыш һәм арпа культуралары җыеп алынган. Арпаның гектар биреме 55,4 центнер тәшкил итсә, арыш 32 центнер уңыш бирә.

"Органик Групп" җәмгыятенә керүче "Урожай" һәм "Ык" агрофирмалары басуларында да эш көннән-көн кыза. "Урожай" агрофирмасы 400 гектар мәйдан биләгән арпа культурасын суктыра. Аның гектар биреме 31 центнер тәшкил итә. Агрофирма арыш суктыруга да кереште.

- Икмәкне җыеп алуда дистәдән артык комбайн эшли. Үзебезнекеләрдән тыш Минзәләдән биш комбайн килде. Уңыш яхшы булыр кебек. Көннәр кояшлы торса, урып-җыюны тиешле срокларда төгәлләрбез, - дип уйлыйм. Механизаторларыбыз, белгечләребез зур җаваплылык тоеп эшлиләр. Һәр минут исәптә. Егетләр дым төшкәнче басуда хезмәт куя, - ди "Урожай" агрофирмасы җитәкчесе Илнур Әюпов.

"Ык" агрофирмасы арыш суктыруга кереште. Биредә 360 гектар мәйданда эш башкарылды. Арышның гектар биреме 31 центнер тәшкил итә.

"Намус" агрофирмасында исә көзге бодай суктыра башладылар. Әлеге культура барлыгы 6370 гектар мәйданны били. Бүгенге көнгә агрофирмада 250 гектар мәйданны җыеп алдылар, гектар биреме 36ц.

Шушы көннәрдә "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгы да көзге бодай суктыруга кереште. Биредә 150 гектар мәйданда эш башкарылды. "Авзалов","Әюпов" һәм "Нуретдинов" фермер хуҗалыклары да урып-җыюга кушылдылар.

Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалы басуларында арпа суктыралар. Филиалга Сарман аграр көллиятеннән килгән комбайннар да ярдәм итә.

- Быел урак үзенчәлекле. Кайбер хуҗалыклар язгы культураларны урып-җыюга чыкса, кайсылары көзге культураларны суктыра башлады. Узган ел белән чагыштырганда уңыш бик яхшы. Гектар биреме 50 центнерга җиткән хуҗалыклар бар. "Туган як" агрофимасында арпа 50 центнерга кадәр уңыш бирсә, арышның гектар биреме 30-32 цетнер тәшкил итә. Көзге бодайның һәр гектары 35-38 центнер уңыш белән сөендергән мәйданнар да бар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин.

"Еллар елларга ошамый, үзгәреп тора һава", дигән шагыйрь. Әмма, һава торышы нинди генә булуга карамастан, бүген төп бурыч - игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X