Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Уңыш-2016” операциясе

Район авыл хуҗалыкларында хәзер кызу көннәр - урак өсте һәм терлек азыгы әзерләнә. Бу мөһим кампанияне хәвеф-хәтәрсез, бәла-казасыз үткәрик, дисәк, янгыннарга каршы чараларны үтәү шарт. Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең районара янгынга каршы күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан авыл хуҗалыгы формированиеләренең янгын сүндерү кораллары белән җиһазланышы, амбарлар, запас частьләр һәм ягулык-майлау материаллары...

Район авыл хуҗалыкларында хәзер кызу көннәр - урак өсте һәм терлек азыгы әзерләнә. Бу мөһим кампанияне хәвеф-хәтәрсез, бәла-казасыз үткәрик, дисәк, янгыннарга каршы чараларны үтәү шарт. Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең районара янгынга каршы күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан авыл хуҗалыгы формированиеләренең янгын сүндерү кораллары белән җиһазланышы, амбарлар, запас частьләр һәм ягулык-майлау материаллары складларында, ындыр табакларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелә, ягъни "Уңыш-2016" операциясе бара.

Басуда эшләүче комбайннар янында янгын сүндерү техникасының яки янгын сүндерүгә көйләнгән машиналарның кизү торуын оештыру, су тутырылган башка җайланмаларны булдыру, "ДОН-1500", "Кейс" комбайннарын ким дигәндә - өч, "Нива"ларны икешәр ут сүндергеч белән җиһазлау зарур. Уракта катнашучы барлык механизаторлар янгынга каршы инструктаж үтәргә һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешләр. Техниканың төзек булуы, моторлары юылган, төтен чыгару торбаларына очкын сүндергечләр көйләнгән булу, эш барышында кыр корабларын саламнан, тузаннан даими чистарту мөһим. Зур мәйданлы басуларны кишәрлекләргә бүләргә һәм ике участок арасын 8 метр киңлектә урып алырга, уртада өч метрдан да ким булмаган киңлектә сөреп куярга кирәк.

Техникаларны ремонтлау, эретеп ябыштыру, техникага ягулык салу кебек эшләрне фәкать урылган һәм сөрелгән җир өстендә генә башкару, печән әзерләгән һәм уракка төшкән урында сабан таккан техниканың дежур торуы сорала.

Амбар алларындагы ашлык складларын да янгын куркынычсызлыгы таләпләреннән чыгып әзерләү, аларда күп су сыйдырышлы савытлар булдыру, электр линияләрен төзекләндерү, яшен үткәргечләр, сүндерү кораллары белән тәэмин итү шарт. Һәр хуҗалык, оешма-предприятиенең янгын сүндерү яки янгын сүндерүгә көйләнгән машинасы һәрвакыт төзек, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгән булырга тиеш.

Әлеге кагыйдәләрне үтәгәндә генә без тир түгеп үстергән икмәкне һәм башка төр уңышны югалтуларсыз җыеп алуга, имин саклауга, кешеләрнең иминлегенә, техниканың саклануына ирешербез.

Ренат Идиятуллин,

Мөслим һәм Сарман районара янгынга каршы күзәтчелек бүлеге өлкән инспекторы.

Фотосүрәт интернет челтәреннән алында (https://yandex.ru/images/search)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X