Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уяулыкны югалтмыйк!

Язгы ташуны ел да куркып көтеп алабыз. Быел хәвефләнергә урын бар – кар мул булды.

Язгы ташуга әзерлек һәм ташу чорында кар суларын авариясез үткәрүне тәэмин итү максатында комиссия утырышы узды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Демидов алып барды. 
Районның янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Ришат Мамышев хәбәр итүенчә, район территориясендә апрельнең беренче декадасында катлаулы хәлләр килеп туарга мөмкин. Быел боз бик калын, су басу зонасына ике торак пункт эләгергә мөмкин. Алар – урнашу урынына карап, Мөслимнең кайбер урамнары, Курай паркы, фермер Ирек Хәмәдишинның каз сую цехына илтүче юл. Әлеге урыннарда су үткәргеч торбаларның диаметры кечкенә, ди белгечләр. Олы Чакмак авылын да су басу куркынычы бар икән. Басуларда кар интенсив эресә, кар сулары күпләп төшәчәк.
– Социаль әһәмияткә ия биналар, икътисад һәм тормыш итү белән бәйле объектлар су басу зонасына эләкми. Мөслим һәм Мәлләтамак күперләре астында боз өелү куркынычы бар. Районда барлыгы 32 гидротехник корылма бар. Авыл җирлекләре башлыклары аларны аерым контрольгә алырга, язгы ташу суларын хәвеф-хәтәрсез үткәреп җибәрү өчен тиешле чараларны күрергә бурычлы. Гидрологик хәлне контрольдә тотуны тәэмин итү өчен Ык һәм Мәллә елгаларына вакытлыча өч гидропост җәлеп ителәчәк. Җаваплы кешеләр тәүлегенә ике мәртәбә су күтәрелү дәрәҗәсе буенча хисап тотачак. Ситуация контрольдән чыга башласа, ике сәгать саен бердәм диспетчер хезмәтенә элемтәгә чыгу бурычы куела. Гидротехник корылмалар булганда торак пунктларга су басу куркынычы янамый, – ди Ришат Мамышев.
Комиссиядә шулай ук авыл җирлекләрендә язгы ташуның нәтиҗәләрен бетерү өчен мотопомпалар, электр энергиясе өзелү очрагына электр белән тәэмин итүнең автоном чыганакларын әзерләү кирәклеге дә әйтелде. Оешма-предприятиеләргә һәм авыл җирлекләренә агрофирмаларның һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының махсус техникаларын җәлеп итү, үзләренә исә коткару эшләрен башкару өчен йөзү чаралары әзерләү бурычы да җиткерелде. 
Комиссия утырышында шулай ук Ык һәм Мәллә елгаларындагы күпер тирәләрен чистарту, елга буйларын агач-куаклардан чистарту, боз тизрәк эресен өчен елга өслеген каралту кебек эшләр башкарылачагы да әйтелде. 
– Җирлек башлыклары суүткәргеч торбаларны чистарту буенча башкарылган эшләр турында көн саен бердәм диспетчерлык хезмәтенә видеоотчет бирергә тиеш. Язгы ташуга әзер булыйк! Җирлегебездә гомер итүче һәркем моңа җаваплы карасын, шәхси ихаталарда яшәүчеләр дә капка төпләрендәге торба башларын чистартуны озакка сузмасын иде! – диде Рафаэль Демидов.
Язгы ташу вакытында моңа кадәр гадәттән тыш хәлләр күзәтелгәне булмады. Ләкин быелгы кар катламы ташу суларының күп булачагына ишарәли. Уяулыкны югалтмыйк! Сакланганны саклармын, дигән бит Ходай.

Лилия Шәймиева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X