Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уяулыкны югалтмагыз!

Таныш булмаган кеше үзен банк хезмәткәре дип таныштырса яисә сездә шик туса, әүвәл картагызда күрсәтелгән түләүсез номер аша банк хезмәткәре белән элемтәгә керегез.

Хөрмәтле авылдашлар! Уяулыкны югалтмагыз! Карта номерларыгызны, исәп-хисап счетларыгызны берәүгә дә хәбәр итмәгез! Банк хезмәткәрләре сезнең исәп-хисап счеты буенча барлык кирәкле мәгълүматка ия һәм аларны төгәлләштермәячәк. Таныш булмаган кеше үзен банк хезмәткәре дип таныштырса яисә сездә шик туса, әүвәл картагызда күрсәтелгән түләүсез номер аша банк хезмәткәре белән элемтәгә керегез. Таныш булмаган кеше сездән акча күчерүне сорый икән, ашыкмагыз! Эшегез булуны сылтау итеп, аның телефон номерын сорагыз, “соңрак шалтыратырмын” дип әйтегез. Туганнарыгыз исеменнән сезнең белән элемтәгә кереп, акча күчерүләрен сорасалар, башта шул туганнарыгыз белән элемтәгә керегез. Уяу булыгыз! Сез тәүлекнең теләсә кайсы вакытында 2-42-02 телефоны аша район эчке эшләр бүлегенә шалтырата аласыз, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев