Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уяулык турында онытмагыз!

Экстремистлык һәм террорчылык күренешләрен, гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен бәйрәмнәр чорында аеруча уяу булырга кирәк. 

Шикле кешеләргә, әйберләргә игътибар итегез. Шик тудыручы һәрбер нәрсә хакында хокук саклау органнары хезмәткәрләренә хәбәр итегез. Аеруча сезонга карап киенмәгән, зур сумка яисә чемодан (бигрәк тә мондый йөк өчен кулай булмаган урыннарда) тоткан кешеләрдән сак булыгыз, алардан еракта йөрегез, шигегезне хокук саклау органнары хезмәткәрләренә җиткерегез. Андый кешеләрнең билгеләрен истә калдырырга тырышыгыз. Шикле кешеләрдән ерагая алмасагыз, аның мимикасын күзәтегез. Белгечләр әйтүенчә, җинаятькә әзерләнүче террорчы бик җитди кыяфәттә була, иреннәре кысылган яисә, нәрсәдер укыган кебек, кыймылдый. Таныш түгел кешеләрдән пакет, сумкалар алмагыз, үз сумкагызны караучысыз калдырмагыз. 
Шартлау, янгын булса, көчле тавышлар ишетелсә, тизрәк бинадан чыгу ягын карагыз. Бу хакта күршеләрегезне кисәтегез, документларыгызны, акчаларыгызны үзегез белән алыгыз. Массакүләм чаралар вакытында, транспортта йөргәндә уяу булыгыз. 
Хокук саклау органнары эвакуация турында хәбәр иткәч, аларның күрсәтмәләрен үтәгез. 
Район террорга каршы 
көрәш комиссиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев