Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уяулык һәрвакыт кирәк!

“Урман иле” лагеренда террорчылыкка каршы тикшерү узды. Лагерь иминлек таләпләренә тулысынча җавап бирә.

Казанның 175нче гимназиясендә булган ва­кыйга һич онытылмый. Мәктәптә булган атышта 9 кеше һәлак булды, 21 кеше төрле җәрәхәтләр алды.

Җирлегебездә дә мәгариф учреждениеләренең иминле­ге тикшерелә. Тикшерүдә рай­он эчке эшләр, гадәттән тыш хәлләр бүлекләре һәм башка җаваплы служба вәкилләре катнаша. Бу көннәрдә шун­дый тикшерү “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагерен­да узды.

– 10 июнь көнне лагерьны ачканда балалар белән ян­гын куркынычсызлыгы буен­ча төрле чаралар үткәрелде. Янгын вакытында беренчел саклану чараларын кулла­ну, эвакуация тәртибе прак­тикада күрсәтелде. Шартлы рәвештә лагерьның беренче санлы корпусы яна дип, янгын сүндерү техникасы да чакы­рылды. Лагерь хезмәткәрләре, сак хезмәте, балалар үзләре дә, көтелмәгән очраклар була калганда, югалып калмаяча­кларын исбатладылар, – ди Мөслим һәм Сарман районна­ры буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Ил­нар Идиятов.

Лагерьны террорчылык очракларына тикшерүдә районның террорга кар­шы комиссиясе сәркатибе Наил Бәдретдинов, Росгвар­дия инспекторы Руслан Ба­диков, гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Мөслим районы вәкилләре, җаваплы служба җитәкчеләре катнашты.

– Мөслим районын­да бүгенгә кадәр терроризм белән бәйле очраклар, шөкер, күзәтелмәде. Ләкин бу “ты­нычланырга була” дигән сүз түгел. Һәрвакыт уяу булыр­га кирәк! Алдагы көннәрдә көтелмәгән хәл килеп чыкмас дип, гарантия биреп булмый. Оешма-предприятиеләрдә, мәгариф учреждениеләрендә, хуҗалыкларда сак хезмәте тел-теш тидермәслек итеп эшләргә, үз вазыйфаларын на­мус белән башкарырга тиеш, – ди Наил Бәдретдинов.

“Урман иле” ял лагерена бүгенге көндә 60 бала йөри. Сабыйларның иминлеген ике сакчы тәэмин итә. Тикшерү ва­кытында лагерьдагы инструк­тор һәм пионервожатыйлар­га, сак хезмәтенә кичектерге­сез хәлләрдә нәрсә эшләргә кирәклеге турында инструк­таж үткәрелде. Шул ук вакыт­та янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тик­шерелде.

Уйлап карасаң, террор­лык актымы ул, янгынмы – иминлеккә куркыныч яна­ган һәр очракны кисәтергә мөмкин. Битараф булмау һәм уяулык кына кирәк. Террорга каршы комиссия әгъзалары хәбәр итүенчә, исламның традицион булма­ган юнәлешләрен пропаган­далаучы, даими яшәү урыны булмаган, киеме, үз-үзен тоты­шы, аралашуы шикле тоелган кешеләр шик уятырга тиеш.

– Район үзәгендә дә, авыл­ларда да һәр кеше, һәр вакыйга – күз алдында. Чит кешеләрне яисә ят автомобильләрне игъ­тибарсыз кадырмагыз. Авыл җирлекләрендә буш йорт­лар белән кызыксынучы­лар, шикле мәгълүмат языл­ган кәгазьләр таратучы­лар да шик уятмый калма­сын иде. Җәмәгать яисә эш урыннарында билгесез пакет яисә тартмаларга тап булса­гыз, кичекмәстән район эчке эшләр бүлегенә шалтыраты­гыз,– ди Руслан Бадиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев