Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уяулык һәрдаим кирәк!

Террорга каршы комиссия, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча совет һәм хокук бозуларны кисәтү буенча комиссиянең берләштерелгән утырышы үтте.

Анда Россия Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча Азнакайдагы идарәсе җитәкчесе Андрей Дютин, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү буенча идарәсе баш киңәшчеләре Рәмис Хисмәтуллин, Илдар Сәлахов, район хакимиятенең структур бүлекчәләре җитәкчеләре, җирлек башлыклары, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары вәкилләре катнашты.

Утырышта чыгыш ясаучылар мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә халык иминлеген тәэмин итү максатында үткәрелгән чараларга тукталды. 
– Террорчылык, экстремизм турында массакүләм мәгълүмат чараларында бик еш язалар, күрсәтеп-сөйләп торалар. Шунысы куанычлы: сезнең җирлектә андый хәлләрнең теркәлгәне юк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар ачыкланмады. Кеше күп йөри торган урыннарда, төрле объектларда да рөхсәтсез үтеп керүдән саклау, сигнализация һәм ашыгыч элемтә чаралары белән тәэмин итү, террорчылыкка һәм янгынга каршы тиешле чаралар күрелгән, – диде департамент белгечләре. 
Шулай да “сакланганны саклармын” дигән әйтемне дә онытмаска кирәк. Илдар Сәлахов үз чыгышында банк карталарына акча күчерүнең аяныч нәтиҗәләре турында сөйләде: 
– Таныш булмаган кешеләрнең сездән чит кеше картасына акча күчерүне сорап мөрәҗәгать итүе бар. Ярдәм күрсәткән өчен акча тәкъдим итәргә, саллы гына бүләк белән дә алдарга мөмкиннәр. РФ Президентының иминлек хезмәтендә “террорчылар” дип тамгаланган исемлек бар. Шул исемлектәге берәр кешегә акча күчерсәгез, сез үзегез дә автомат рәвештә террорчылар исемлегенә кертеләсез һәм хезмәт урыныгыздан куылырга мәҗбүр буласыз. Акчаның күләме мөһим түгел. Уяу булыгыз! Картадан картага акча күчереп “уйнау” кыйммәткә төшәргә мөмкин. Кая барсагыз да, “кара сакалыгыз” ияреп йөриячәк. 
Мәгариф учреждениеләренең иминлеге турында район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнур Сабиров сөйләде. Объектларга хәвеф төймәләре һәм янгынга каршы сигнализация урнаштыру, керү-чыгу журналы алып барылу, объектларда террорчылыкка каршы тору буенча инструкция булу – барысы да саклану йөзеннән эшләнә. 
– Район территориясендә социаль һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять тотрыклы. Милләтара террорчылык юнәлешендәге конфликтларның булмавы сөендерә. Ләкин иминлек һәм террорчылыкка каршы көрәш мәсьәләләре элеккечә актуаль булып кала. Бу бигрәк тә бәйрәмнәр, массакүләм чаралар вакытында аеруча катгый контрольгә алына, – диде район башлыгы Рамил Муллин. 
Җирлектә террорчылык һәм экстремизмны кисәтү, традицион ислам динен үстерү буенча Мөслим районы мөхтәсибәтенең имамнар белән хезмәттәшлеге, ведомствоара эшче төркемнәренең эшчәнлеге турында да нәтиҗәле сөйләшү булды. 
– Тыелган, террорчылыкны пропагандалаган видеороликларны социаль челтәрләргә кую, шәхси битеңә урнаштыру да тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Республикада бер имам-хатыйпка шуның аркасында эше белән хушлашырга туры килде. Ул әлеге видеороликны “террорчылык гамәлләрен сурәтли” дигән исем алмаган елларда ук “В контакте”дагы шәхси битенә керткән булган, – диде ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү буенча идарәсе баш киңәшчесе Рәмис Хисмәтуллин. 
Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев