Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Утызынчы спартакиада

февраль көнне кышкы спартакиада башлана

Спартакиаданы ачу тантанасы универсаль спорт залында үтәчәк. Спартакиадага волейбол, бадминтон, көрәш, шахмат-шашка, армспорт, канат тарту, йөзү кебек спорт төрләре кертелгән.

Кышкы спартакиада уеннарын 1 февраль көнне оешма-предприятие командалары башлый.  Авыл җирлекләре арасындагы бәйге 15 февральдә старт ала. Елдагыча ул дүрт зонада (Мөслим, Рус Шуган, Вәрәшбаш, Яңа Усы) үтәчәк. Җиңүче командалар 29 февраль көнне Мөслимдә универсаль спорт залында финал ярышларында очрашачак.

Оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында беренче-икенче урыннарга чыккан командаларны суперфинал ярышлары көтә. Алар 7 март көнне универсаль спорт залында, “Яшьлек” спорт комплексында һәм гимназиядә биш спорт төре буенча үтәчәк. Волейбол, мини-футбол, бадминтон мәҗбүри төрләр булса, тагын ике бәйге 2 март көнне жирәбә белән сайлап алына.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X