Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коррупциягә каршы утырыш узды

Дүшәмбе көнне район Советының актлар залында коррупциягә каршы эш координациясе комиссиясенең утырышы уздырылды. Утырышны район Башлыгы Рамил Муллин алып барды. Комиссия секретаре Фәридә Гайнетдинова коррупциягә каршы оештырылган комиссиянең эшчәнлеге белән таныштырды. "2015-2020 елларда Мөслим районында коррупциягә каршы политиканы тормышка ашыру программасы" төзелгән. Җәмәгать советы, "Мизгел" яшьләр үзәге, мәгариф идарәсе белән...

Дүшәмбе көнне район Советының актлар залында коррупциягә каршы эш координациясе комиссиясенең утырышы уздырылды. Утырышны район Башлыгы Рамил Муллин алып барды.

Комиссия секретаре Фәридә Гайнетдинова коррупциягә каршы оештырылган комиссиянең эшчәнлеге белән таныштырды. "2015-2020 елларда Мөслим районында коррупциягә каршы политиканы тормышка ашыру программасы" төзелгән. Җәмәгать советы, "Мизгел" яшьләр үзәге, мәгариф идарәсе белән тыгыз эш алып барыла.

Рамил Хәмзович чыгышында 10 мартта Казанда узган шушындый ук җыелыш нәтиҗәләрен яктыртты. Халыктан алынган анкета нәтиҗәләре буенча район күрсәткечләре мактанырлык түгеллеген, эшне оештыруда дөрес мәгълүматларга таянырга кирәклеген ассызыклады.

Район прокуроры Данис Әхмәтҗановның "Мөслим районы прокуратурасының коррупцияне кисәтү буенча эшчәнлеге" турында чыгышы тыңланды Утырышта шулай ук контроль исәп-хисап палатасы рәисе Вячеслав Харитонов, Башкарма комитетның кадрлар бүлеге җитәкчесе Элвира Заһидуллина, район Советының гомуми бүлек җитәкчесе Гөлназ Нәбиева чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев