Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уттан сакланыйк!

Синоптиклар бу көннәрдә аномаль эсселек вәгъдә итә. Мондый шартларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү аеруча мөһим.

Җәй көне янгын куркынычсызлыгы аеруча зур игътибар таләп итә. Саксыз сызылган бер шырпы коры үләнгә төшү белән дары кебек кабынып китәргә дә күп сорамый.
– Язгы-җәйге янгын куркынычы чоры дәвам итә. Күпләрнең көтеп алган яллары, балаларның каникуллары белән күңелле бу вакыт. Шул ук вакытта куркыныч та. Ачык урыннарда һава температурасы 30-40 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Яшьләр табигатькә чыгып ит кыздыра, ял итә. Сүндерми калдырган учактагы күмерне, җил очыртып, янгын чыгарырга мөмкин. Җәйге чорда янгын куркынычсызлыгына каршы чараларга һәркем җитди карасын иде. Урман янгыннары куркынычы зур булган бакча территорияләрендә, урманнарга якын торган ял итү урыннарында утта ризык кыздыру рөхсәт ителми, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.
Көннәр кызу тора. Синоптиклар алдагы көннәрдә 31 градуска кадәр эсселек вәгъдә итә. Халык уяулыкны югалтырга тиеш түгел. Янгын хезмәте, авылларга чыгып, рейдлар үткәрә, халык арасында аңлату эшләре алып бара. 
Ел башыннан теркәлгән янгыннарның күбесе халыкның саксызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыккан. 26 июнь көнне, Бикмәч авылында шәхси хуҗалыкта янгын чыгып, мунча һәм сарайга ут капкан. Янгынның сәбәпләре әлегә ачыкланмаган, тикшерү эше бара. Бу – ел башыннан унынчы янгын очрагы. Янгыннарда өч корылма тулысынча янып беткән, икесенә зыян килгән. Янгыннар китергән зыян якынча 370 мең сум тәшкил итә. Районның янгын сүндерүчеләре чүп өемнәренә һәм коры үләннәргә капкан утны сүндерү өчен җиде тапкыр урынга чыккан. 
– Янгын чыгуның төп сәбәбе ут белән саксыз эш итүгә һәм балалар шаяруына барып тоташа. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә – үзләре җитәкләгән оешмаларда, авыл башлыкларына торак пунктларда кизү торуны оештыру шарт. Янгын сүндерү машиналары һәрвакыт су белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Ял иткәннән соң чүп-чар өеменә ут төртеп китүчеләр дә бар. Янәсе, үзләре артыннан җыештырып китәләр. Учак яккансың икән, аны янып беткәнче карап торырга, учак сүнгәч, өстенә су яисә туфрак сибәргә кирәк. Гомумән, учак ягуның да үз кагыйдәләре бар. Алар бина һәм корылмалардан 50 метр ераклыкта булырга тиеш. Гомумән, торак йортлар һәм төрле корылмалар янындагы участокларны янучан материаллардан, чүп-чардан, кипкән яфраклардан һәм үләннән арындырырга кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гражданнарга һәм вәкаләтле затларга административ хокук бозулар  турындагы кодексның 20.4 маддәсе буенча штраф түләргә туры киләчәк. Ел башыннан биш райондашыбызга тиешсез урында учак яккан өчен административ беркетмәләр төзелде, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Рушан Фәрхетдинов.
Янгыннан саклану чараларын һәркем үтәргә тиеш. Территориядәге үләнне вакытында чабу, тир-юньне коры яфрак һәм үләннәрдән чистарту зарур. 
Балаларның иминлеге дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүгә барып тоташа. Әти-әниләре эштә булган сабыйлар көн дәвамында үз иркендә. Балаларның шырпы, зажигалкалар белән уйнарга яратуы беркемгә дә сер түгел. Андый әйберләрне баланың күзе төшмәс урынга куюың хәерле. Газ плитәсенең кранын ябып китү дә комачауламас. Гомумән, балалар кечкенәдән үк, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлап, нәрсә – яхшы, нәрсә начар булуын белеп үсәргә тиешләр. Җәйге хатирәләрне күңелсезлекләр бозмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев