Мөслим-информ

Утлы елда туган ул

Ике дистә елдан артык Әмәкәй авыл советы рәисе булып эшләгән Клара Шәйхәйдәрованың балачагын сугыш урлаган.

Клара Шәйхәйдәрова Украина республикасы Львов өлкәсе Золочев шәһәрендә 1940нчы елның 13 маенда туган. Әти-әнисенең бу якларга каян килеп чыкканын төгәл генә белми ул. Аның әтисе Бәкер бик күп шәһәрләрне күргән. Сугыш башланган вакытта да командировкада була ул. 

23 июньдә үк Золочев шәһәрендә эвакуация башлана. Халыкны, мәҗбүри поездларга төяп, көнчыгышка озата башлыйлар. Әфүзә исемле яшь ана командировкадагы иренең кайтуын көтәргә була. Станциягә таба борылып та карамый. 
– И кызым, шул чагында синең белән поездга утырып китмәвем исән калуыбызга бер сәбәп булгандыр, – дип сөйләгән бер гасырга якын яшәгән әнисе. – Эвакуация белән китүчеләр утырган поездны немецлар бомбага тотты. Берсе дә исән калмады. Зур чокыр казып, бөтен халыкны бергә күмделәр...
Янгын хезмәтендә эшләүче Бәкер командировкадан исән кайта. Хезмәттәшләре белән партизан отрядына кушыла һәм сугышның башыннан ахырына кадәр ил азатлыгы өчен көрәшә. Әфүзә апа 1 яшьлек Кларасы белән чолганышта кала. 
– Халыкның яшен-картын Германиягә озата башлыйлар, ә яшь балалы аналарга тимиләр. Әнкәй: “Кызым, синең аркаңда гына исән калдым инде мин,” – ди торган иде. Немецлар, йорттан-йортка кереп, тентеп йөриләр. Бервакыт ике немец кереп, үз телләрендә нидер сөйлиләр, әнкәй берни аңламый. Берсе мине тарткалый башлый. Әнкәй баласын бирмәскә җан тырмаша. Немец мине кысып сөя дә кире бирә. Бәлки ул немецның да илендә яшь баласы калган булгандыр. Сугыштан исән-имин кайтаммы-юкмы, баламны күрә аламмы, дип уйлагандыр... – ди Клара апа.
Берлинга кадәр барып җиткән әтисе сугыштан исән-имин кайта. Бик күп сугышчан бүләкләргә лаек була. Сугыштан кайткач, үз эшенә урнаша, баракта яши башлыйлар. Тирә-якта немецлар калдырган снарядлар күп була әле. Кая бассаң да, үлем сагалый. Клара апа әледән-әле снаряд шартлаудан барак тәрәзәләренең пыялалары коелуын әйтә. 1947 елда Клара апаның әтисе Әмәкәй авылында ялгыз яшәүче әнисен алып килә. Шул ук елны Клара апаны шәһәр мәктәбенә укырга бирәләр. Мәктәпнең яртысы гына бар, яртысын немецлар бомбага тоткан. 
Җиде ят җирдә әбисе туган җирен, үз динен, телен өзелеп сагына. Балаларының да туган җирдән читтә яшәүләрен теләми. Бөтенесен җыештырып, үгетләп, туган нигезгә – Әмәкәйгә алып кайта. 
– Мин әбекәйгә мең рәхмәтлемен. Ул алып кайтып китмәсә, бүген мин кем булыр идем?! Балаларым нинди милләт кешесеннән туар иде?! Туган-тумачаның да кем икәнен белмичә яшәгән булыр идем, – ди Клара апа. 
Бер авыз татарча сүз белмәгән Клара апаны кабат 2 класска укырга бирәләр. Украинада гел “5”ле билгесенә генә укыган кыз авыр хәлдә кала: беркемне дә аңламый, укытучылар да рус телен бик үк камил белмиләр. Еллыкка татар теленнән “3” ле чыга. Кыз гарьлегеннән елый. Ләкин ничек итсә итә, әкренләп телне дә өйрәнә, фәннәрне дә яхшы үзләштерә башлый. Пионерга кабул ителә. 
– Байрак төсендәге кызыл галстук бәйләгәч, бер башка үсеп киткәндәй булдык. Өлкән пионервожатый Рәйсә апа Митрофанова кызыклы сборлар, тәрбияви чаралар оештырды. Тәртип бозучыларны, начар укучыларны тикшерә идек. Колхозга да булыштык: көл, кош тизәге җыйдык, караучысыз калган өлкәннәргә шефлык иттек. Концерт-спектакльләр белән җәяү күрше авылларга йөрдек. 1954 елның язында класс җитәкчебез Мөнәздәһә апа Тимерханова белән Иске Карамалыдан концерт куеп кайтканда Октябрь авылына җитәрәк, юлны ярып, ташу төшкән иде. И күп инде бәрәңге кәлҗемәсе! Концерт киемнәрен сумкадан алып, түшкә тыктык та сумкаларга кәлҗемә тутырдык. Тамак тук булса, алай йөрмәс тә идек, – ди хезмәт ветераны. 
1954 елда комсомол сафларына керәләр. Калинин райкомында бюро членнары егет-кызларны белем дәрәҗәсен, тәртибен бик нык тикшерә. Яхшы әзерлек белән баручылар гына комсомол сафларына кабул ителә. Клара апа авылның бер егетен кызганып сөйләде. Комсомолга кереп кайткан өчен әтисе аны камчы белән бик каты кыйнаган. Комсомоллар диннән дә бик нык читләштерелгән. “Аллага шөкер, хәзер асылыбызга кайттык. Рәхәтләнеп Коръән укытам, дини чараларда катнашам”, – ди Клара апа. 
Сугыш чоры балаларына рәхәт яшәргә туры килми. Ач-ялангач килеш бик иртә олылар белән беррәттән хезмәт фронтында эшли башлыйлар. 
– Кечкенә генә кулларыбыз белән бик күп хезмәт башкардык. Техника юк, бөтен эш тә кул хезмәте сорый. Әниләр борчакны – чалгы белән, без урак белән урдык. Салымнар бик күп иде. Бер елны үстергән бер оя казыбызны авыз да итә алмадык, әнкәй налогка тапшырды, – дип искә ала ул. 
Клара апа хәләле Миргазиян абый белән ике ул, ике кыз тәрбияләп үстерде. Инде балалары әби-бабай булып баралар. Үткән гомер сукмагына борылып караган Клара апа мең шөкер итә. Куйган хезмәтләре, авылдашларының хөрмәте, балалары – аның йөз аклыгы. 
Резеда Шамсова.
Әмәкәй.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: