Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ут булмый

Линияләрдә капиталь ремонт эшләре бару сәбәпле ут булмый.

Агач кисү эшләре бару сәбәпле, Островка, Тат.Смыловка, Рус Смыловка һәм Үрнәк авылларында 26 июль көнне 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр ут булмаячак.

Линияләрдә капиталь ремонт эшләре бару сәбәпле, 26, 29, 30 июль көннәрендә Катмыш, Мәлләтамак, Нарат Асты авылларында 8 сәгать 30 минуттан 17.00 сәгатькә кадәр ут булмаячак.

Агач кисү эшләре бару сәбәпле, 27-28 июль көннәрендә – Баек авылында 9 сәгать 30 минуттан 16.00 сәгатькә кадәр, 29 июль көнне Үрәзмәт-Чишмә авылында 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ут булмаячак.  

29, 30 июль көннәрендә Михайловка, Элемтә авылларында 8 сәгать 30 минуттан 17.00 сәгатькә кадәр ут булмаячак. Сәбәбе – капиталь ремонт эшләре башкарыла.

Шулай ук 29, 30 июль көннәрендә Чия Түбә, Баланлы, Шуганка авылларында 9 сәгать 30 минуттан 16.00 сәгатькә кадәр агач кисү, капиталь ремонт эшләре бару сәбәпле ут булмаячак.

30 июль көнне агач кисү эшләре бару сәбәпле Вәрәшбаш авылының Беренче май урамында 8 сәгать 30 минуттан 16.00 сәгатькә кадәр ут булмаячак, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама