Мөслим-информ

Урып-җыю – саннарда

Район буенча бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыю төгәлләнде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, уракта 93 комбайн, 72 йөк машинасы, 20гә якын бункер-төягеч эшләде. Район буенча 136 мең 547 тонна ашлык җыеп алынды. Икмәкнең тулай җыемы узган елгыдан 13 мең тоннага күбрәк булды. Уртача гектар биреме 29 центнер тәшкил итә.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: