Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урып-җыю дәвам итә

Намуслылар һава торышы мөмкинлек биргәндә 14-15 көндә уракны төгәлләүне максат итеп эшли.

Зур мәйданнарда көнбагыш иккән хуҗалыклар бу көннәрдә аның уңышын җыя. “Намус” агрофирмасында 4040 гектарда үстерелгән майлы культураны суктыруга өч көн элек керешкәннәр иде. Бүгенгә барлык мәйданның 10 процентында уңыш җыеп алынган. Әлегә һәр гектардан уртача 19 центнер уңыш чыга. Басуда сигез комбайн хәрәкәт итә. Көнбагыш ташуга җитәрлек КамАЗ машиналары һәм тракторлар җәлеп ителгән. Урып-җыю эшләре ике сменада оештырылган. Намуслылар һава торышы мөмкинлек биргәндә 14-15 көндә уракны төгәлләүне максат итеп эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев