Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урып-җыю башланды

“Туган як”, “Намус”, “Август-Мөслим” агрофирмалары һәм “Исламов”    крестьян-фермер хуҗалыгы урып-җыюны башладылар.

Быел җәй коры килде. Яңгырлар булмау, аномаль эсселек һәм җилле һава торышы туфрактагы корылыкка китерде. Мондый шартларда уңыш муллыгына өмет итеп булмый. 
– Татарстанда быел урып-җыю кампаниясе июльнең беренче көннәреннән үк, алдагы еллар белән чагыштырганда, 10 көнгә алданрак башланды. Җәй башында яңгырлар булмау сәбәпле уңыш мул булыр, дип әйтеп булмый. Көн кадагында – уңышны югалтуларсыз җыеп алу, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы көзге бодай суктыра башлады. Хуҗалыкның Олы Чакмак янындагы басуында – 276 гектар мәйданда дүрт комбайн эшләде. “Исламов” хуҗалыгында бөртеклеләрнең дымлылыгы 8,5-9,5 процент тәшкил итә. 
– Бездә эш комплекслы төстә алып барыла. Комбайннар икмәк суктыра, алар артыннан пресс-подборщик салам җыя. Икмәк суктырылган мәйданнарда җирне эшкәртеп тә барабыз. Бу, беренче чиратта, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында эшләнә. Икмәкне җыеп алу белән җир эшкәртү отышлырак та. Басуда эш төнге унберләргә, уникеләргә кадәр дәвам итә, янгын сүндерү машинасы кизү тора. Механизаторларны көненә ике тапкыр ашату оештырылган, – ди “Исламов” хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Исламов. 
Бүгенге көндә “Намус”, “Август” агрофирмалары да уракка төште. Район басу-кырларында 36 комбайн эшли. Хуҗалыклар нигездә көзге бодай суктыра. Бодайның гектар биреме әлегә 13,6 центнерны тәшкил итә. 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хуҗалыкларның уракка яхшы әзерлек белән килүен билгеләп үтте. Техника да, ашлык складлары да тулысынча әзер. Көтелгән уңыш булмавы гына күңелне тырный. Табигатьтән узып булмый. Булганының бәрәкәтен бирсен!

Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев