Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урып-җыюда төп эшне августта ук төгәлләргә кирәк – Рөстәм Миңнеханов

Уракны аз югалтулар белән төгәлләү өчен кулдан килгәннең барын да эшләргә кирәк, диде Президент.

Республика басуларыннан 156 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган. Татарстанда урып-җыю турындагы оператив мәгълүматларны бүген Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә җиткерделәр. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хөкүмәт йортында республиканың барлык муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Соңгы мәгълүматлар белән ТР Премьер-министр урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов таныштырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген республика басуларыннан 156 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы барлык мәйданның 11 процентын тәшкил итә. Барлыгы 595 мең тонна ашлык җыеп алынган, гектар уңышы 38 центнер тәшкил итә. Урып-җыю эшендә Зәй (21 процент эш төгәлләнгән), Нурлат (20 процент), Апас (20 процент) районнары лидерлыкта. Шулай ук Аксубай, Азнакай, Кайбыч һәм Әлмәт районнарында да эш югары темпта оештырылган.

Министр шулай ук Татарстан Президенты карары белән республикада 200 иң яхшы комбайнчыга 100 мең сум күләмендә премия биреләчәген дә билгеләп узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел уңай булмаган климатик шартлар сәбәпле уракка шактый соңарып чыгуны кабат искә төшереп узды. Шуңа да карамастан, урып-җыю эшен аз югалтулар белән төгәлләү өчен кулдан килгәннең барын да эшләргә кирәк, диде Татарстан Президенты.

"Без 20 көн югалттык инде. Шуңа да урып-җыюда төп эшне августта ук төгәлләргә кирәк. Һәр районда муниципалитет җитәкчесе җитәкләгән штаб оештырылырга тиеш. Алдынгыларны акчалата бүләкләү чаралары булдырылсын. Ә без үз чиратыбызда эш барышы белән катгый рәвештә танышып барачакбыз", - диде Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама