Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

Россия җәмәгатьчелеге һәм дәүләте өчен коррупция һәрвакыт актуаль проблема булды. Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм әдәбиятта коррупция җәмгыять үсеше юлындагы җитди барьер, катышуны һәм бетерүне таләп иткән яман күренеш буларак сурәтләнә.

Коррупция тотрыксызлык тудыра, бу исә икътисад үсешендә чагыла, дәүләт белән җәмгыятьнең үзара мөнәсәбәтләренә тәэсир итә. Бу тискәре күренеш белән җәмгыятьнең һәр әгъзасы катнашыннан, уртак тырышлыктан башка нәтиҗәле итеп көрәшү мөмкин түгел. Әлеге күренеш белән көрәш элек заманнардан бирле бара. Петр Беренче – коррупция белән көрәшүчеләрнең берсе. Ул контрольлек итүче орган буларак прокуратура системасын булдырган. 2008нче елның 25 декабрендәге 273-ФЗ санлы “Коррупциягә каршы көрәш турында” Федераль закон нигезендә коррупция белән көрәшнең бурычы – коррупциянең сәбәпләрен ачыклау һәм аларны бетерү, ягъни профилактика эше. Мөслим районында бу яктан шактый тыныч булуына карамастан, безнең эшчәнлек халык белән даими эшләүгә юнәлтелгән, аерым алганда, гражданнарга коррупцион гамәлләр өчен җаваплылык турында мәгълүмат бирү, җәмгыятьне коррупцияне гаепләүгә өндәү, коррупция белән нәтиҗәле көрәшне яктырту. Без үз максатына тиз, әмма рөхсәт ителгән юл белән баручы, намуслы хезмәт белән карьера үсешенә омтылучы буын тәрбияләргә тырышабыз. Безнең максат – җәмгыятьнең хокукый культура дәрәҗәсен арттыру. Моның өчен төрле чаралар үткәрелә. 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде. Куелган максатларга ирешү өчен чаралар планы төзедек. Һәркем аның белән районның рәсми сайтыннан таныша ала. Чаралар мәгариф өлкәсендә төрле яшьтәге балалар, яшьләр белән эшләү һәм спорт өлкәсендә, музейларда һәм авыл җирлекләрендә мәдәният йортларында үткәреләчәк. Әлеге чараларны планлаштырганда белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм балалар белән аралашу барды. Алар әлеге процесста теләп катнаша, чараларның төрле вариантларын тәкъдим итә. Әлеге мисал башкарган эшебезнең нәтиҗәлелеген һәм коррупция белән көрәштә уңышка ирешеп булу мөмкинлеген раслый.

Екатерина ФРОЛОВА, район башлыгы ярдәмчесе

Фото -  Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев