Мөслим-информ

Урманны сакларга кирәк!

Татарстанда “Лесовоз” оператив-профилактик чарасы үткәрелә.

Аның максаты – республикада законсыз агач әзерләү, ташу һәм эшкәртүне кисәтү, булдырмау. 15-21 июнь көннәрендә дәүләт урман инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә 26 рейд үткәргән. Агач материаллары төялгән 35 машина тикшерелгән, хокук бозулар ачыкланмаган. “Лесовоз” операциясе 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: