Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урманнар – кыйммәте булмаган табигать бүләге 

Урманчылар туган якның яшел байлыгын саклау һәм арттыру буенча зур эшләр башкара. 

Минзәлә урман хуҗалыгының Усы участок урманчылыгы 12 мең 423 гектар мәйдан били. Анда нигездә юкә, усак, каен, имән, чыршы һәм нарат агачлары үсә. Урманчылык өч техник участокка бүленгән. 
Яшел байлык сагында 
Планетаның үпкәсе булган урманнарга карап сокланырга, аның байлыкларыннан файдаланырга яратабыз. Шул байлыкны саклаучы, арттырып торучы урманчыларның эше турында гына аз беләбез, сирәк язабыз. Яшел патшалыкның түренәрәк үткән саен аның хуҗаларының эше бер дә җиңел булмавын аңлыйсың. Урманчылар күп төрле хезмәт башкара. Урманнарны рөхсәтсез агач кисүдән, чүп түгүдән һәм янгыннардан саклау – беренче һәм төп бурыч. Элекке еллардагы кебек агачларны рөхсәтсез кисүләр бик күзәтелмәсә дә, ут-күздән саклау буенча уяулык сорала. Урман буйларына 5 км озынлыкта минераль полосалар сызганнар, 53 км арадагы полосаларны яңартып чыкканнар. 
– Быел урманнарда – 26 гектар мәйданда, Мөслим авылы янындагы чокырлы, үзәнле урыннарга 9 гектар мәйданда агач үсентеләре утырттык. Узган елларда утыртылган посадкаларны да даими карап, тәрбияләп торабыз. Бу эш быел 205 гектарда башкарылды, – ди Усы участок урманчылыгы урманчысы Ринат Гыймранов. 
Тәрбия эшләре моның белән генә бетми икән. 5 яшьтән 20 яшькә кадәрге агачлыкларга да “уход” ясыйлар. Әлеге төр эш 16 гектарда башкарылган. Ешлыкларда үскән агачларны сирәкләү кадәресе дә бар икән әле. Әйтик, 60-70 еллык агачлар, яктылык төшеп буйга үссен, калынаеп китсен өчен башкарыла икән сирәгәйтү, кисү эшләре. Гомумән, һөнәри бәйрәмнәрен барлык төр күрсәткечләр буенча да җиткерелгән планнарны үтәп каршылый коллектив. 
30 ел урманчылыкта эшләүче Ринат Гыймранов Усы урманчылыгын 7 ел җитәкли. Мастерлар Наил Хамматов, Сергей Романов, Минзәлиф Шәңгәрәев техник участокларда эшне тиешенчә оештырулары белән аерылып торалар. Урманчы Камил Шәехов җитәкләгән дүрт кешелек бригада урман кисү, чистарту, посадка утырту кебек эшләр белән шөгыльләнә. 
Урман питомниктан башлана 
Усы урманчылыгы питомнигы 1 гектар 90 сутый мәйдан били. Биредә утырту өчен чыршы, нарат, тупыл үсентеләре үстерәләр. “Чәчүлек орлыкны” урманчылар үзләре әзерли. Нарат, чыршы күркәләрен, каен орлыгын киптерү өчен Минзәлә урман хуҗалыгына илтәләр. Аннан әзер орлыклар кайта. Чәчү технологиясе дә авыл хуҗалыгы тармагындагыдан шактый аерыла. Каен орлыкларын, мәсәлән, декабрь аенда кар өстенә чәчәләр дә өстенә пычкы чүбе сибәләр. Күләгә ясау һәм дым саклау өчен чәчүлекне “щит”лар белән каплыйлар. Нарат һәм каен – ике, чыршы үсентеләре өч ел үсә. Кышкы йокыдан уятмас өчен аларны посадкаларга утыртыр алдыннан боз тутырылган кар базында саклыйлар икән. Мамык очырмый торган “Тополь-38” сортлы тупыл үсентеләрен чыбыкчадан үстерәләр. 
– Элек питомникта, Бикмәч, Яңа Усы, Иске Карамалы авылларыннан килеп, 7-8әр хатын-кыз эшли иде. Соңгы җиде елда Рита Кононова берүзе тарта бу авыр йөкне. Чөнки эшкә киләм дип торучы юк, – ди Ринат Гыймранов. 
Питомникта сезон эшләре төгәлләнеп килә. Территорияне чистартып, чәчү өчен җир әзерләп куйганнар. Гөмбә авыруларына каршы үсентеләрне фундазол белән эшкәрткәннәр. Шунысын да әйтергә кирәк: питомник 2017 елгы эш нәтиҗәләре буенча республика күләмендә беренче урынны алган. 
– Егерме елга якын эшлим питомникта. Сезон апрельдән октябрь аена кадәр дәвам итә. Хезмәт хакларын вакытында биреп баралар. Бушлай утын бирәләр, – ди Рита Кононова. Урман яшьләрне көтә 
Урманчылыкта кем белән генә сөйләшсәң дә, үзләренә алмаш кадрлар булмауга борчылулары сизелә. Яшьләрне кызыксындыру, укучыларга урман эше буенча күнекмәләр бирү максатында төрле чаралар күрелә. Районда Яңа Усыда һәм Мөслимдә мәктәп урманчылыклары оештырылган. Укучылар агач утырту эшләрендә, Яңа Усы мәктәбе коллективы язын питомниктагы эшләрдә булышалар. Үз чиратларында мастерлар урманнар, аларны саклау турында лекцияләр белән чыгыш ясый. 
– Лубян урман-техника көллиятендә укырга теләк белдерүчеләрне үзебез илтеп урнаштырабыз. Студентларга стипендия түләнә, тулай торак бирелә. Яшь белгечләргә эшкә урнашканда 150 мең сум ярдәм күрсәтелә, йорт салу өчен ташламалы бәядән агач материаллары бирелә. Әле урманчыларның хезмәт хаклары арту да көтелә, – ди Ринат Гыймранов.

Әлфинур Ногманова.

Айрат Фазылов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев