Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урманга барма, учак якма!

Яз җитү белән һәркем үзе яшәгән тирәлекне тәртипкә китерергә ашыга. Янгын чыгу куркынычы турында онытып, чүп-чар өемнәренә ут төртә.

Кешеләр май бәйрәмнәре һәм яллар чорында ур­манга пикникка дип чы­гып китәргә ярата. Тик күп очракта ял итүләр зур афәтләр белән алышы­на. Җиргә саксыз ташлан­ган бер шырпы яисә сүнеп бетмәгән тәмәке төпчеге янгыннарның сәбәпчесе бу­лырга мөмкин.

Минзәлә урманчылыгын­нан хәбәр итүләренчә, язгы- җәйге чорда коры үсемлекләр яндыруга бәйле янгыннарның кискен артуы күзәтелә. Бөтен җирдә – автомобиль юлла­ры буенда, болыннарда коры үлән, басуларда камыл, салам өемнәре яндырыла. Шәхси йортлар ихаталарында да чүп-чарга ут төртү очракла­ры арта.

– Урманнарны янгыннар­дан саклау өчен коры үләнгә шырпы, тәмәке төпчекләре ату, агач ябалдашлары астында учак ягу катгый ты­ела. Урман аланнарында, бакчаларда, басу-кырларда коры үлән яндыру да куркы­ныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Узган елгы үләнне язын яндыру файдалы, дигән ялгыш фикер бар. Чынлык­та исә табигать өчен уттан да куркыныч нәрсә юк, – ди Мөслим урманчысы Рәфил Асылгәрәев.

РФ янгынга каршы ре­жим кагыйдәләре нигезендә, территорияләрне ягулык кал­дыкларыннан, чүп-чардан, ко­елган яфраклардан һәм коры үләннән вакытында чистар­туны тәэмин итәргә кирәк. Биналардан һәм корылма­лардан 50 метрдан ким ера­клыкта урнашкан урын­нарда чүп, үлән калдыкла­ры яндырырга ярамый. Шу­лай ук авыл җирлекләре территорияләрендә ягу­лык калдыклары чүплеге урнаштыру тыела. Коры, эссе һәм җилле һава то­рышы сакланганда, шу­лай ук авыл җирлекләре территорияләрендә ян­гынга каршы махсус режим кертелгәндә, учаклар тергезү, аерым участокларда янгын куркынычы тудыручы эшләр башкару катгый тыела. Би­налар арасындагы юлларны төзелеш һәм башка материал­лар белән каплап бетермәгез, бу янгын сүндерү техника­сы йөрүгә комачаулый, ди белгечләр.

– 2021нче елның 1 гыйн­варыннан РФ Хөкүмәтенең “Урманнарда янгын куркы­нычсызлыгы кагыйдәләрен раслау турында”гы карары үз көченә керде. Урман янын­дагы территорияләргә ия булган яисә алардан файда­ланган җир кишәрлекләре хуҗалары шушы җирләрне коры үләннән, чүп-чардан һәм башка ягулык материал­ларыннан чистартуны тәэмин итәргә тиеш. Өстәвенә, моны урманнан кимендә 10 метр киңлектәге полосада эшләргә кирәк. Янгыннан саклауның башка варианты да каралган – янгынга каршы кимендә 0,5 метр киңлектәге минераль полоса яки янгынга каршы башка барьер белән урманны бүлеп кую кирәк, – ди Рәфил Асылгәрәев.

Янгын чыккан очракта кичекмәстән 01, 101, 112 те­лефоннары аша хәбәр итү со­рала.

– Сер түгел, ял итәргә ба­рыбыз да ярата. Мөслимлеләр сулыклар һәм елгалар янына, балык тотарга һәм ял итәргә чыга. Еш кына мондый яллар­да учак ягабыз. Табигатебез­не саклыйк, янгыннарга юл куймыйк! – ди райондашыбыз Рүзәл Минһаҗев.

Янгын куркынычсызлы­гы таләпләрен бозган өчен РФ Административ хокук бозу­лар кодексының 8.32 маддәсе нигезендә гражданнарга – 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр; вазыйфадагы затларга – 15 мең сумнан 25 мең сумга кадәр; юридик затларга 150 мең сумнан 250 мең сумга кадәр административ штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев