Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урманда йөрмәгез!

Чамадан тыш эссе һәм коры җәй нәтиҗәсе – Россиянең төрле регионнарында урманнар яна.

Урман янгыннарының төп сәбәпчесе – кеше, аның сак­сыз эш итүе. Янгыннарның күпчелеге ял иткәндә яки җиләк яисә гөмбә җыйганда, ауга чыкканда тәмәке төпчеген ташлау, чүп яндыру аркасында чыга.

Шунысы бар: урманда ут көне-сәгате белән янып китмәскә, кипкән үлән ара­сында шактый вакыт пы­скып ятарга мөмкин. Шун­дый очракларның берсе быел июнь аенда Бикмәч тавында теркәлгән.

– Ул көнне яңгыр яумады, яшен генә күзәтелде. Бикмәч тавындагы агачны яшен сук­кан. Бер-ике көннән яна баш­лады. Ярый ла, вакытында сүндереп өлгердек, – ди Усы урманчылыгы урманчысы Ри­нат Гыймранов. – Яшен суккан агач эченнән көлтәсе белән ут чыкты. Агачны турап, су сибеп сүндердек.

Быел ел башыннан район­да 22 янгын булган. (Чагыш­тыру өчен: узган елның шушы чорында 10 янгын теркәлгән). Янгыннарның күпчелеге коры үлән яки чүп яндыру сәбәпле чыккан. Ике очракта камыш янган. Шушы көннәрдә ян­гын сүндерү бүлегенә “Каен­сазда урман яна” дигән хәбәр кергән. Бәхеткә, хәбәр раслан­маган, зират янында үлән янган һәм аны вакытында сүндереп өлгергәннәр. “Бәхеткә” дим, чөнки урман янгыннарын сүндерү күпкә авыррак. Урман­да ике төрле янгын күзәтелергә мөмкин. Бер очракта (аскы ян­гын) кипкән үлән, мүк яна, ут агачларга зыян салмый. Әмма үләннән агачка ут кабар өчен озак вакыт кирәкми. Урман массивлары янганда уникаль экосистемалар юкка чыга. Ат­мосферага зур микъдарда төтен, аның белән бергә төрле агулы матдәләр бүленеп чыга. Төтен 1 яшькә кадәрге балалар өчен аеруча куркыныч. Сөрем тәэсирендә балаларда йөрәк һәм сулыш юлы авырулары бар­лыкка килергә мөмкин.

– Бүген урманда йөрергә сәбәп юк: себерке вакыты үтте, җиләк белән гөмбә юк, – ди урманчылар. – Әйтегез, йөрмәсеннәр урманда!

21 августтан урманнарда янгыннарга каршы махсус ре­жим кертелде. Ул 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда урманнарга керү тыела.

– Урманда ут-күз чыкса, фи­зик затларга – 2-4 мең сум, ва­зыйфадагы затларга – 15-30 мең сум, юридик затларга 200- 400 мең сум күләмендә штраф яный, – ди Мөслим һәм Сар­ман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Әфләтунов.

Күрше районнарда урман янгыннары теркәлүгә бәйле узган шимбәдә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы үтте. Анда янгыннардан са­клану максатында урман, то­рак пунктлар территориясендә минераль полосалар ясарга – периметр буенча сөреп чыгар­га тәкъдим ителде. Сөрелгән җирнең киңлеге 1 метр 40 сан­тиметрдан да ким булмаска тиеш. Иминлек максатында авылларда дежур төркемнәр һәм янгын сүндерүнең берен­чел чараларын булдырыр­га кушылды. Авыл хуҗалыгы формированиеләренә камыл яки салам яндыру да рөхсәт ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев