Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Урман иле” стационар-сәламәтләндерү лагеры беренче сменага путевкалар ала башлады

Лагерьның беренче "Яңарыш" сменасы "Җәй безнең белән башлана, җәйгә һәркем шатлана!" девизы астында 10 июньнән 30 июньгә кадәр булачак. Билгеләнгән положение нигезендә анда бюджет сферасында эшләүчеләрнең балалары ял итәчәк. Ата-аналар взносы 2207,10 сум күләмендә билгеләнде. Смена дәвамында кызыклы урыннарга экскурсияләр, күренекле шәхесләр белән очрашулар, түгәрәк җитәкчеләре белән төрле юнәлешләрдә мастер-класслар...

Лагерьның беренче "Яңарыш" сменасы "Җәй безнең белән башлана, җәйгә һәркем шатлана!" девизы астында 10 июньнән 30 июньгә кадәр булачак. Билгеләнгән положение нигезендә анда бюджет сферасында эшләүчеләрнең балалары ял итәчәк. Ата-аналар взносы 2207,10 сум күләмендә билгеләнде. Смена дәвамында кызыклы урыннарга экскурсияләр, күренекле шәхесләр белән очрашулар, түгәрәк җитәкчеләре белән төрле юнәлешләрдә мастер-класслар оештыру планлаштырыла. Агымдагы елның Россия киносы елы булуын истә тотып, кинофильмнар күрсәтеләчәк. Сюрприз буларак сакланган кызыклы тамашалар да бар, әлбәттә. Путевка алу мәсьәләсе буенча белешмәләр өчен телефон: 2-60-12. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Равилә Шәрифуллина -89179388154 , методист Илиза Закирова - 89172272049.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев