Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Урман иле" лагеры балалары район башлыгы белән очрашты

"Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда икенче смена төгәлләнеп килә. Бүген биредә 80 бала ял итә. Беренче сменада 60 бала, сәламәтлекләрен ныгытып, табигать кочагында ял иткән. Узган ел белән чагыштырганда быел балалар саны 50 гә артыграк.

Узган ел лагерьда капиталь төзекләндерү эшләре үткән иде. Быел да лагерда яңалыклар байтак. Ашханәдә раковина һәм юынгычлар, электр плитәләре, савыт-саба алыштырылган, суыткыч, туңдыргыч, өстәл-урындыклар кайтарылган. Узган елда ризыкны алып килеп ашатсалар, быел ризык лагерьның ашханәсендә әзерләнә. Балалар биш тапкыр кайнар ризык белән тукланалар, аларны дүрт пешекче әзерли. Корпусларда да җиһаз алыштыру бара. Быел беренче корпуска ике яруслы кроватьлар кайтарылган. Бу эш киләсе елда да дәвам итәчәк. Ихатада контроль-кертү пункты да ясалган. Лагерь директоры Ларис Бариев җитәкчелегендә 12 хезмәткәр балаларның ялын оештыруда хезмәт куя.

"Урман иле" ял һәм сәламәтлендерү лагерена район башлыгы Рамил Муллин килде. Ул иң элек лагерь белән танышты, биналарны карады. Соңыннан ял итүчеләр белән очрашты. Балалар район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, кызыклы әңгәмә кордылар. Очрашудан ике як та канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев