Мослим

"Урман иле" лагеренең икенче сменасы ябылды

"Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагереның икенче сменасы әле кайчан гына үз кочагына әти-әниләре бюджет системасында эшләүче 60 баланы сыендырган иде. Инде менә аерылышыр көн дә килеп җитте.

24 июльдә икенче смена ябылу тантанасы узды. Сменаны оештыручы мәктәптән тыш эшләр үзәге 21 көн дәвамында балалар белән эшләргә иң актив әйдаманнарны җыйган. Биредә һәр көн үзенчәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырыла. Балалар аеруча яратып, үзләре үк тәкъдим итә торганнардан "Бизнеслар, Ялкаулар , Кино, Гашыйклар көннәре" үткәрелгән. Табигать кочагына походлар оештырылган.

Югары уку йортларында укучы студент егет-кызлар өчен җәйге ял лагерларында практика узу - укыту процессында беренче чирканчык алу, тәҗрибә туплау.

Ябылу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Рушат Солтанов, әти-әниләр һәм теләгән кунаклар бар иде. Рушат Җәүдәтович балаларга, әти-әниләргә, оештыручыларга теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде.

Ял күпме булса да туйдырмый, бигрәктә, оештырылган яллар. Балалар да яллардан кәнәгать.

Балалар әти-әниләрдән, әби-бабайлардан 3 атнага аерылып тордылар. Бу турыда өлкәннәр нинди фикердә?

Иртәгәдән лагерьнең 3 сменасы башлана. Кемнәр ял итәргә өлгермәгән, рәхим итегез, "Урман иле" лагеренең ишекләре ачык.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
  • Нәниләр чемпионаты
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: