Реклама
“Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагереның беренче сменасы төгәлләнеп килә. Биредә 60 бала ял итә. Алты әйдаман алар белән төрле чаралар үткәрә.
Балалар көн дәвамында биш тапкыр тукланалар, ризыкны икенче ел инде лагерь территориясендә урнашкан ашханәдә әзерлиләр. “Таш” шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе кизү тора. Лагерь территориясендә ясалма чирәм белән капланган футбол мәйданчыгын ясау да төгәлләнеп килә. Лагерьның икенче сменасы 4 июльдә башланачак. Икенче сменада 80 бала ял итәр дип планлаштырыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз