Мөслим-информ

"Урман иле" лагереның ачылу тантанасы гөрләп узды

19 июнь көнне "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда икенче сменаның ачылу тантанасы узды.

       Әлеге бәйрәмдә Мөслим районы Яшь армиячеләр штабы җитәкчесе, Мөслим һәм Сарман районнарының хәрби комиссары Дашгын Гасанов, Әфган сугышы ветераны Данил Госманов та катнашты. Сменаның ачылу тантанасын карарга лагерьда ял итүче балаларның әти-әниләре дә килде. Бәйрәм бик күңелле узды. Ул җыр-биюләргә, нәфис сүзгә бай булды. Чараны балалар флешмоб белән тәмамладылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: