Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урманга билет белән керәсе

– Рөхсәтсез урман кискән өчен нинди җаваплылык каралган?

Газета укучыбызның әлеге соравына район прокуратурасыннан җавап бирәләр: 
– Агач кисүгә рөхсәт алу өчен урман кисү билеты рәсмиләштерелә. Моның өчен түбәндәге документлар кирәк: агачларны кисү кирәклеге күрсәтелән гариза, урын планы, анда участок габаритлары, әлеге территориядә киселергә тиешле агачлар исемлеге, барлык эшләрне башкарачак оешма белән килешү. 
Урман кисү өчен барлык документлар гамәлдәге законнар, карарлар нигезендә яисә компетентлы органнар карары нигезендә тутырыла. Рөхсәт белән кисү бары тик шушы билет нигезендә генә башкарылырга мөмкин. Агачны чыгарганда әлеге документны күрсәтү мәҗбүри. Аның бәясе компенсация түләвенә тәңгәл килә. 
Рөхсәтсез урман кискән өчен РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган. Рөхсәтсез агач кисү, урмандагы һәм урманда булмаган утыртылган агач-куакларга, лианаларга үсмәс дәрәҗәдә күпләп зыян китерү, бу гамәлләр бертөркем кешеләр тарафыннан, вазыйфадан файдаланып, зур күләмдә, алдан сөйләшеп яисә оешкан төркем тарафыннан башкарылса, гаеплеләр җинаять җаваплылыгына тартыла.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев