Мөслим-информ

Ураза тәртипкә өйрәтә

– Ураза тотасыңмы? – Әйе, Аллага шөкер, Ходай җиңеллеген бирә. Аллаһы Тәгалә кабул итсен. – И, ураза тотуның нәрсәсе бар инде аның, бер өйрәнгәч...

Әңгәмәдәшем фикерен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, башыма: “Мин шулкадәр сабырсызмы?” – дигән уй килде. Ләкин әңгәмәдәшем, фикерен дәвам итеп:
– Үземнең тотканым юк, кеше әйткәнгә генә әйтүем, – дигәч, күңелгә бераз җиңел булып китте.
Изге Рамазан аенда Ураза тоту – һәр мөселманның изге бурычы. Чөнки ислам диненең биш шартының берсе – Рамазан аенда ураза тоту.
Ураза тоту кешеләрдә бик күп яхшы сыйфатлар тәрбияли. Ураза тоткан кеше Аллаһка ышанырга тиеш, чөнки иртән, сәхәрне ашагач, тотасы уразабызны Аллаһы Тәгалә өчен ихласлык белән ниятлибез. Кайбер кешеләр арасында “ураза тотам әле, ябыгып булмасмы” диючеләр дә очрый. Бу – зур хата.
Ураза тоту ихтыяр көче тәрбияли. Кемдер әйткәнгә генә ураза тоту дөрес түгел, чөнки кемгәдер яхшы булып күренү өчен тотылган ураза кабул ителми. Тоткан уразаның бары тик Аллаһ ризалыгы өчен икәнен беркем дә онытмаска тиеш. 
Ураза төгәллеккә өйрәтә. Ураза тотуның үз кануннары, үз тәртибе бар. Шуларны төгәл үтәгәндә генә ураза кабул була, чөнки ураза вакытында яраган һәм тыелган гамәлләр бар. 
Ураза сабырлыкка өйрәтә. Таң вакытыннан башлап, кояш баеганга кадәр бер тамчы су да капмау, чыннан да, сабыр кешеләр гамәле. Хәзерге заманда ураза тоту күпкә җиңел, чөнки бил бөгеп башкарырлык эшләр юк: керне, савытны, идәнне техника юа, су краннан ага, ашны мультиварка пешерә, күпләрнең йөгерә-чаба мал карыйсы да юк. Быел язгы эшләр вакытына туры килсә дә, Раббыбыз җиңеллеген бирә, көннәр артык кызу түгел. Элек урак өстендә, басуда баласын багып та уразасын калдырмаган әби-бабалар. Шулай булгач, без нигә сабыр булмаска тиеш?! 
Ураза – тыелырга өйрәтүче ай. Кеше бу айда авыз уразасын гына түгел, тел, колак, күз уразаларын да тота. Чөнки ул ризыктан гына түгел, гайбәт сөйләүдән һәм тыңлаудан, ярамаган әйберләр караудан да тыела. Бу гамәлдән тыелу да шактый читен, чөнки бер-беребез белән очрашуны да зарланудан башлыйбыз, гайбәт сатабыз. Ә Рамазан ае башкача таләп итә.
Ураза ризык кадерен белергә өйрәтә. Ризыктан сыгылып торган табыннарыбыздагы ашамлыкка исебез китми. Табын тутырып әзерлибез дә, ике капкач, калганын чүп савытына ташлыйбыз. Ярый ла маллы кеше кош-кортын туйдыра. Ә күпләр бит эт-мәчесенә дә кибет ризыгы гына ашата. Көннәр буе ач торганда ярып пешерелгән бәрәңгенең, бер телем кара икмәкнең дә, бер кашык суның да кадере арта. Көннән-көн ризыкка кадерсезлек күрсәтәбез. Кибетләрдә, берсен алып, берсен куеп, ипи сайлыйбыз. Өстәл артына утырсак, бусы тәмсез, ошамады, дип сырланабыз. Балаларыбыз да шуны күреп үсә. Ризыкны атып бәрсәләр дә, балаларга сүз әйтмибез. Ифтар вакытында алдыбызга нинди ризык куелса, шул шуа югыйсә. Бер тамчы тоз, бер йотым су эчеп куйгач та рәхәт булып китә.
Ураза тоту ул – сәламәтлек. Коръәндә бүгенге көн медицинасының зур ачышлары инде күптән язылган. Ай буе ураза тоту юкка гына ислам шарты итеп иңдерелмәгән. Кеше организмы токсиннардан арынсын, чистарынсын өчен кертелгән ул. Уразаның беренче өч көне авыр, чөнки моңа кадәр сәгать саен шыплап тулган ашказаны ризыкны юксына. Җиденче көнне исә организмнан җыелган шлаклар, токсиннар чыга башлый. Бу вакытта баш әйләнергә, баш, эч авыртырга мөмкин. Шуңа организмны уразага кадәр әкренләп алдан әзерли башларга кирәк. Мөхәммәд галәйһиссәлам гадәти көннәрдә дә атнага бер тапкыр ураза тоткан. 
Бу – минем шәхси фикерем, дини китаплардан алынган мәгълүматлар. Фикерләрем дөрес булмаса, дин белгечләре гафу итсеннәр. Аллаһ ризалыгы өчен кылган гамәлләребезне Аллаһы Тәгалә үзе дөресләп кабул кылсын. Изге Рамазан ае мөбарәк булсын! Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, тәннәребезгә – сәламәтлек, җаннарыбызга – тынычлык, күңелләргә иман бирсен. 
Миләүшә Хәсәнова.
Вәрәшбаш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: