Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ураза тотучыларга файдалы КИҢӘШЛӘР

Соңгы елларда ураза озын көннәргә туры килә. 19 сәгать буе ашамый-эчми тору күпләргә авыр бирелә, шуңа да ураза тотучыларга сәламәтлекләренә игътибарлы булырга кирәк. Авырып киткән кешеләр уразаларын башка вакытка күчереп тә тота ала.

Хроник авыруы булганнар да иң элек табиб белән киңәшләшергә тиеш. "Бәкара" сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: "Сездән кем дә кем бу айга җитсә, ураза тотсын. Әгәр кем дә кем авыру яки сәфәрдә булса, шул ук санда башка көннәрдә ураза тотсын. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, ә авырлык теләми", - ди. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сүзләренчә, исламда үз-үзеңә зыян салу шулай ук тыела. Сәламәтлегең начар булуын белә торып, ураза тоту киңәш ителми. Ә инде уразага керүчеләр аны сәламәтлегенә зыян китерми генә тотарга тиеш. - Көне буе ач торганнан соң, ифтарда капылт кына ашказанын тутырып куярга кирәкми. Иң элек хөрмә яки йөзем кабып куегыз, ике стакан чиста су эчегез дә намаз укыгыз, аннары гына ифтарны ашагыз. Сөннәт буенча, карынның өчтән бер өлеше ризык, бер өлеше су һәм янә бер өлеше һава өчен каралган, ягъни ашаганнан соң кеше табыннан җиңелчә ачлык хисе белән торып китәргә тиеш, - ди ул. «Казан» университет клиникасы табиб-эндоскописты Айрат Зыятдинов та ураза тотучыларга үзенең киңәшләрен бирде. - Ифтар белән сәхәр арасында күп итеп су эчегез. Кабатлап әйтәм: су. Сок, чәй, каһвә эчәсене генә китерә. Суның күләменә килгәндә, ифтар белән сәхәр арасында гәүдәдәге һәр кг авырлык өчен 30-50 мл су эчелергә тиеш. Ифтарда суны ашаганчы эчү дөрес була. Хөрмә белән авыз ачуның үз сере бар: аңардагы фруктоза организм тарафыннан тиз үзләштерелә һәм баш миенә «ашказанына ризык эләкте» дигән сигнал килеп җитеп, ашыйсы килү теләге басыла. 1,5 мең ел элек Пәйгамбәребез әйтеп калдырган сүзләрне бүген рәсми медаицина да раслый. Сәхәрдә тозлы, кыздырылган авыр ризыклар ашамаска кирәк. Аларны үзләштерергә су күп кирәк була. Кеше ураза тота дип, ашказаны эшләвеннән туктамый бит, ул су сорый. Ә көн дәвамында су эчәргә ярамый. Иң яхшысы - сәхәрдә сөт ризыкларын, балык, майсыз ит, яшелчә ашау. Рамазан аенда гына түгел, аннан соң да шул рәвешле тукланыгыз. Кирәгеннән артык күп ашарга күнеккәнбез, чөнки бездә ризык культы дигән нәрсә барлыкка килде. Шуның белән үз организмыбызга үзебез зыян салабыз, - дип сөйләде ул журналистларга. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Альберт Галәвич сүзләренчә, инфаркт кичергән, йөрәк-кан тамырлары, хроник ашказны һәм эчәк авырулары булганнарга, югары кан басымыннан интегүчеләргә ураза тотарга киңәш ителми. Статистика буенча, соңгы ике елда рамазан ае чорында йөрәк авыруларыннан үлүчеләрнең саны арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев