Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ураза тоту ник кирәк?

Җир өстенә изге Рамазан ае килде. Әлеге кунакны бөтен мөселман дөньясы сагынып көтеп алды. Дөрес, кайбер кешеләр изге айның төп хикмәтләрен белеп тә бетермәскә мөмкиннәр. Кем өчендер Рамазан ул – теләкләр кабул була торган ай. Икенче берәүләр өчен ураза тоту – сәламәтлекне ныгыту. Өченчеләр өчен ул – бик яхшы диета. Иң элек, шуны әйтергә кирәк: Аллаһ Раббыбыз без бәндәләренә нинди генә әмерләрен яки тыюларын бирсә дә, Ул аны Үзенең бөек хикмәтенә нигезләнеп эшли.

       Кем өчендер Рамазан ул – теләкләр кабул була торган ай. Икенче берәүләр өчен ураза тоту – сәламәтлекне ныгыту. Өченчеләр өчен ул – бик яхшы диета. Иң элек, шуны әйтергә кирәк: Аллаһ Раббыбыз без бәндәләренә нинди генә әмерләрен яки тыюларын бирсә дә, Ул аны Үзенең бөек хикмәтенә нигезләнеп эшли. Безнең ураза тотуыбыздан, намазлар укуыбыздан яки сәдакалар бирүебездән Аллаһы Тәгаләгә бер файда да юк. Гомумән, Раббыбыз Ул бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Без исә бөек Хуҗабызга һәрвакыт мохтаҗбыз. Шуңа күрә ураза тотуыбыз да безнең үзебез өчен кирәк.
       Ураза ул – иң беренче чиратта, гыйбадәт. Аллаһ Раббыбыз аны фарыз гамәл итеп билгеләде. Әлбәттә, бу фарыз булган гыйбадәтнең хикмәтләре дә күп төрле. Ураза тоту нигә кирәк соң безгә? Нигә көне буе ашамыйча, эчмичә үзеңне җәфаларга? Әйдәгез, әлеге сорауларга җавап биреп, ураза тотуның хикмәтләрен санап карыйк.
       1 нче хикмәт. Ураза тоткан кеше Аллаһы Тәгаләгә тагы да ныграк шөкер-рәхмәтле булырга өйрәнә. Галәмнәрнең Раббысы безне һәрчак Үзенең нигъмәтләренә күмеп яшәтә. Һәркөн кулланган ризыкларыбыз, эчкән суларыбыз – Раббыбызның биргән бүләкләре. Тәнебезнең сау-сәламәт булуы, гаиләләребезнең имин яшәве, балаларыбыз һәм оныкларыбызның безне сөендереп торулары – боларның барысы да Аллаһ Раббыбызның чиксез рәхмәте белән безгә бирелгән нигъмәтләр. Көн дәвамында ризык-судан, хәләл җефете белән якынлык кылудан тыелып торган кеше әлеге нигъмәтләрнең кадерен тагы да яхшырак аңлый башлый. Нәтиҗәдә, ул бөек Раббысына тагы да күбрәк шөкер кыла.
       2 нче хикмәт. Ураза гыйбадәте кешене тәкъвалыкка, ягъни гөнаһлы эшләрдән тыелып яшәргә этәрә. Чөнки кеше ураза тотканда, үзен асылда хәләл булган нәрсәләрдән тыя. Әгәр дә хәләл ризыктан яки судан көнозын үзен чикләп тора ала икән, аңа инде гөнаһлы эшләрдән тыелуы да җиңелрәк булачак.
Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әй, иман китергән бәндәләрем! Сезгә кадәр яшәгән халыкларга ураза тоту тиешле булган кебек, сезгә дә ул фарыз кылынды. Бәлки сез тәкъвалардан булырсыз”. Тәкъвалык – бәхет чыганагы. Чөнки кешеләргә килә торган бәхетсезлекләрнең төп сәбәбе – шул кешеләрнең кылган гөнаһлары. Ураза тоткан вакытта кеше гөнаһлы эшләрдән тыелырга өйрәнә. Димәк, үз тормышында бәхет ишекләрен ачып җибәрә. Аллаһ Раббыбыз һәрбарчабызга ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп әйләсен!
       3 нче хикмәт. Ураза кешенең нәфес теләкләрен баса һәм күңелдә була торган яман сыйфатларны җиңәргә ярдәм итә. Кеше, авырлык-сынаулар күрмичә, гел туклык-бөтенлектә яшәсә, аның күңелендә төрле теләкләр уяна, нәфсесе әллә ниләр сорый башлый. Ачлык хисен тойган кеше исә, яман уйлар белән мәшгуль булмый. Бу да, әлбәттә, бик зур файда.
       4 нче хикмәт. Ураза кешенең йөрәгендә фәкыйрь-мескеннәргә карата рәхим-шәфкать, кызгану кебек хисләрне үстерә. Ураза тоткан кеше көндезләрен ашамыйча-эчмичә тора. Ә дөньяда берничә көн, атналар, айлар буе ризык һәм суга тилмереп яшәүчеләр дә бар. Ачның хәлен ач кына аңлый, дигәндәй, көне буе ашамыйча-эчмичә торган кеше менә шул фәкыйрь-мохтаҗларның хәленә керә башлый. Аның күңелендә әлеге кешеләргә ярдәм итү теләге уяна. Мөмкинлегеннән килгәнчә, ул аларга ярдәм итә. Шул сәбәпле, Аллаһы Тәгалә аның үз тормышына да бәрәкәт-муллык бирә.
       5 нче хикмәт. Ураза кешеләрнең явыз дошманы булган шайтанның көчен зәгыйфьләндерә. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә әйткән: “Хакыйкатьтә, шайтан адәм баласының тәнендә кан агышы буйлап хәрәкәт итә”. Ураза тоткан кешенең кан тамырлары кысыла, димәк, шайтанның вәсвәсә кылу юллары да тарая. Бу исә, үз чиратында, кешенең күңелендә изге гамәлләр кылу теләген арттыра.
       6 нчы хикмәт. Ураза кешене Аллаһ Раббысына тагы да ныграк якынайта. Аллаһы Тәгалә мине яратсын дип, ураза тотучы җаны һәм тәне яраткан нәрсәләрдән тыела. Шул сәбәпле, аның күңелендә әйтеп бетерә алмаслык канәгатьлелек, рәхәтлек хисе уяна. Ураза тота торган кеше үзенең уразасын, теләсә, боза да алыр иде. Ураза бит ул күзгә күренә торган әйбер түгел. Өендә беркем дә булмаганда, ул су да эчә, качып кына ашый да алыр иде. Ләкин ул белә – Аллаһы Тәгалә аны, кайда гына булмасын, һәрвакыт күреп тора. Шуңа күрә Раббысының ризалыгы өчен, ул уразасын саклый. Нәкъ менә Аллаһ белән бәндә арасындагы башкаларга күренми торган шушы сер бу кешене үзенең Раббысына якынайта.
       Бу санап кителгән хикмәтләр, әлбәттә, уразаның кайбер хикмәтләре генә. Аллаһ Раббыбыз кушкан нинди генә әмер булмасын, ул кешегә бары тик файда гына китерә. Алдыбызда торган изге Рамазан аенда, уразаларыбызны тотып, Аллаһ Раббыбызның сөекле бәндәләреннән булырга насыйп әйләсен. Язманы Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев