Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ураза гаете

Гаеткә килүчеләр ике рәкәгать намаз укыды. Намаздан соң гает хөтбәсе әйтелде.

Бүген Мөслимнең Җәмигъ мәчетендә Ураза гаете иртәнге 7.00 сәгатьтә башланды. Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатулла "Аллаһ безгә җәннәт тели" дигән вәгазь сөйләде. Вәгазьдән соң район башлыгы Рамил Муллин бәйрәм котлауларын җиткерде. "АллаһыТәгалә ураза тотарга, аңа шөкер кылырга мөмкинлек бирде. Ни кызганыч, Рамазан төгәлләнде. Бер яктан - бәйрәмгә шатланабыз, икенче яктан борчылу да бар. Чөнки без бу айда бердәм булып мәчеткә йөрдек, тәравихләр укыдык, - диде Рамил Муллин. - Аллаһ карамагында булу зур гыйбадәттер. Рамазан күңелләребездән китмәсен иде." Гаеткә килүчеләр ике рәкәгать намаз укыды. Намаздан соң гает хөтбәсе әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X