Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Һәркайсыгызны мөкатдәс көн – Ураза гаете белән тәбрик итәм. Ураза бәйрәмебез барчабызга мөбарәк булып, алдагы елларыбызда да ил-көннәребез, җан-тәннәребез тыныч һәм сәламәт булган хәлдә бәйрәм көннәрен шатлык белән күрергә насыйп булсын. Аллаһ Раббыбыз, изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде.

Ураза бәйрәме – бик сөенечле көн. Әлеге бәйрәм  рухи чисталык, шәфкатьлелек символы булган Рамазан ае тәмамлануын билгели. Ул безне тынычлыкка өнди, эчке дөньябызны камилләштерергә, игелекле гамәлләр кылырга өйрәтә. Республикада, җирлегебездә милләтләр һәм гражданнар, төрле диннәр һәм төрле халыклар арасындагы татулык, хезмәттәшлек белән горурланабыз.    
Ураза бәйрәме иманыбызны ныгытсын, гаиләләребезгә шатлык китерсен, киләчәккә ышаныч һәм өмет иңдерсен! Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, бәрәкәтле тормыш телим!
Рамил Муллин,
район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев