Мөслим-информ

Урамнар чәчәккә күмелә

Төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе эшчеләре Мөслимдәге үзәк урамнарда, лалә чәчәкләренең суганчаларын алып, питунияләр утырта башлады.

Моннан тыш үзәк урамны, парк-скверларны портулак, бәрхет, сальвия, бегония, антирринум һәм башка чәчәкләр дә бизәячәк. “Кояшлы Ык” ял зонасында күпьеллык чәчәкләр утыртканнар. “Быел барлыгы 56 меңгә якын чәчәк үсентесе үстердек”, – ди теплица хуҗалыгы җитәкчесе Рузилә Байрханова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: