Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Урак-2015” вахтасы

Быел район басуларында 47 мең 820 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар үстерелде. Уракка беренчеләрдән булып керешкән "Исламов", "Туган як", "Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" һәм "Ык" агрофирмалары, "Әюпов" фермер хуҗалыкларында арыш һәм көзге бодай суктыралар.

Авзаловлылар исә иң элек арышны теземнәргә салды. Кичә аны суктыруга да керештеләр. Җәй башы яңгырсыз булуга карамастан, уҗым басулары яхшы уңыш вәгъдә итә, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. Әлегә район буенча бөртеклеләрнең гектар биреме - 22 центнер тирәсе. "Исламов" хуҗалыгында бу күрсәткеч 25 центнер тәшкил итә.

Уракның беренче көннәрендә бөртекләрнең дымлылыгы 24-25 % тирәсе булса, кояшлы коры көннәр үзенекен итә: дымлылык бүген 18-20 % тирәсе. Белгечләр дымлы икмәкне беренчел чистартырга һәм киптерү агрегатлары аша чыгарырга киңәш итә. Ә андый агрегатлар белән барлык хуҗалыкларда да диярлек коралланган. Билгеле булганча, ашлыкны чистарту, җилгәрү дә дымлылыкны 2-3 % ка киметә.

Быел да һәр комбайнга туры килгән эш күләме шактый югары - 500 гектардан артык. Шуңа күрә, уракта кыр корабларыннан максималь файдаланып, һәр сәгатьне җитештерүчән хезмәттә үткәрергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев